Исәнмесез, сайттагы хөрмәтле дусларыбыз! Ял көннәрегез күңелле узсын. Бүген сезгә сәламнәр һәм иң изге теләкләр юллаучы – популяр, яраткан җырчыбыз, Мишкә егете Илгиз Шәкуров. “Матур булсын көннәребез, айларыбыз, елларыбыз. Матур булсын гомеребез!” – дип эндәшә сезгә җырчы.
Теләкләренә шигъри юллар да кушып җибәрә:
Ак түшәктәй җир йөзенә басып,
Киттем әле яңа эз салып.
Ап-ак кышлар килсен, ак карлардай
Ап-ак бәхетләргә уралып.
Ак бәхетләр керсен һәрбер йортка,
Зинһар урап үтә күрмәсен.
Теләгем бер: ап-ак кышлар безгә
Кайгы-сагыш алып килмәсен.
Еллар тыныч, күкләр аяз булсын,
Гел уң булса иде эше дә.
Ап-ак карга карап, ак бәхетләр сорап,
Дога кылам һәрбер кешегә!
Рәхим итеп тыңлагыз!
Дуслар, сездән дә җырлы-моңлы күчтәнәчләр көтеп калабыз. Кыска гына, телефонга төшерелгән видео-сәламнәрегезне 8 917 426 95 56 ватсап номерына салыгыз!
Фото: Илгиз Шәкүровның “ВКонтакте” челтәрендәге сәхифәсеннән.