+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
23 ноябрь 2020, 10:25

64 яшьтә нибары 55 килограмм!

Билгеле опера җырчысы нинди диета тота?

Билгеле опера җырчысы нинди диета тота?

Станиславский исемендәге театр солисты Любовь Казарновская — Русия опера сәхнәсенең иң сылу гәүдәле җырчыларының берсе. Үзенең 64 яше өчен ул искиткеч яшь күренә. Буе 169 сантиметр булган җырчының авырлыгы 55 килограмм!
Опера дөньясында тулы гәүдәлеләр көчлерәк тавышка ия дип санала. Тик Казарновская үз үрнәгендә бер үк вакытта фигураны да, искиткеч сопраноны да саклап калырга мөмкин булуын раслый.
Артистка искиткеч форманы тотарга спорт һәм диета мөмкинлек бирә. Ул даими рәвештә йөгерә һәм йөзә, иртәнге ашка җиңел салат яки кипкән җиләк-җимеш кенә ашый. Көн дәвамында җырчы ботка һәм яшелчә ашлары белән туклана, алар арасында чикләвек капкалый. Төшке ашка күркә, балык ашлары яки кәбестә белән тавык ите ярата, гарнирга, шулай ук, чечевица яки фасоль булырга мөмкин. Любовь Юрьевна татлы ризыктан да баш тартмый, тик артыгын ашамый.
Артистның кичке ашы 19 сәгатьтән дә соңга калмый. Тәүлек эчендә ул берничә стакан җылы су кушылган лимон сиропы һәм яңа өлгергән җиләк-җимеш сутлары эчә.
Чыгыш ясаган көнне аның рационы ике банан, мята яисә ромашка төнәтмәсе белән чикләнә. Бу меню тәндәге җиңеллекне һәм тавышны саклап калырга мөмкинлек бирә икән.

Фото: snob.ru
Читайте нас