+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
23 ноябрь 2020, 08:40

"Акчаң булмагач, ничек 355 меңгә битлек алдың?"

Мәгълүм булуынча, соңгы вакытта Русия эстрадасы артистлары акча җитмәү турында белдергән иде, әмма бу аларга кыйммәтле әйберләр сатып алырга комачауламый икән.

Мәгълүм булуынча, соңгы вакытта Русия эстрадасы артистлары акча җитмәү турында белдергән иде, әмма бу аларга кыйммәтле әйберләр сатып алырга комачауламый икән.

Күптән түгел җырчы Наталья Королева, концерлартлар булмаганлыктан, акча булмавы турында белдергән иде. Бу уңайдан ул дәүләттән ярдәм сорады. Шунысы кызык, ике көн элек Королева социаль челтәрләрдә фото бастырган. Фото астына ул 355 мең сумга битлек сатып алуы турында белдергән.

Бу басмадан соң, җырчының подписчиклары аны бик каты тәнкыйтьләгән. Алар арасында: "Акчаң булмагач, ничек 350 меңгә битлек алдың?", "Безнең артистларга мәңге акча җитми инде ул", - дип язучылар бар.

Шулай ук, Интернетта утыручылар җырчыны АКШ актрисасы Анжелина Джоли белән чагыштырган. Актриса пандемия белән көрәшкә 1 миллион доллар акча бетергән.

Фото: fb.ru сайтыннан
Читайте нас