+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
23 ноябрь 2020, 09:22

“Хәерле иртә!” видео-сәламнәр рубрикасы – Яркәйдә!

Пандемиягә бәйле чикләүләр олы яшьтәге кешеләргә тагын да игътибарлырак булырга, аларга карата кайгыртучанлык күрсәтергә этәрә. Ә безнең хөрмәтле абый-апаларыбыз, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз тагын бер тапкыр үзләренең акыл-тәҗрибәсен, сабырлык үрнәген күрсәтә.

Пандемиягә бәйле чикләүләр олы яшьтәге кешеләргә тагын да игътибарлырак булырга, аларга карата кайгыртучанлык күрсәтергә этәрә. Ә безнең хөрмәтле абый-апаларыбыз, әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз тагын бер тапкыр үзләренең акыл-тәҗрибәсен, сабырлык үрнәген күрсәтә.

Илеш районы үзәге Югары Яркәй авылында яшәүче Ралина һәм Гыйльмулла Габдуллиннар барыбыз өчен дә сынаулар корган чорны төшенкелеккә бирелмичә үткәрә. Гаилә башлыгы баянда уйный, хатыны матур итеп җырлый.
Искиткеч гаилә ул Габдуллиннар! Районда аларны белмәгән һәм хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Чөнки үзәк район дәваханәсендә утыз елдан артык акушерка булып эшләп, хаклы ялга чыккан Ралина Фоат кызы биш меңнән артык сабыйга дөньяга килергә ярдәм иткән.
Ә Гыйльмулла Хәдимулла улы бөтен гомерен район мәдәниятен үстерүгә багышлаган. Аны Югары Яркәйдәге һөнәрчелек-техник училищеда “Йәйгор” бию ансамбленә нигез салучыларның берсе буларак беләләр. Халык исемен йөртүче коллектив дөньяның бик күп илләрендә Башкортстанны данлап йөреп кайткан. Бүген Гыйльмулла Габдуллин шул ансамбль эшли башлаган чорда ук оештырылган “Мирас” фольклор ансамблен җитәкли. Бу коллектив та халык исемен йөртә. Райондагы барлык чараларда катнашучы булу белән беррәттән, “Мирас” – Илешнең визит карточкасы, бик күп бәйгеләрдә җиңүгә ирешкән. Анда районның йөзек кашы булган җырчы-биючеләр, музыкантлар шөгыльләнә.
Ралина белән Гыйльмулла Габдуллиннарның иң яраткан, иң “тәмле” шөгыле бар, ул да булса оныклары Иринаны үзләре яраткан, күңел түреннән чыккан һөнәргә – музыкага өйрәтү. Ирина беренче сыйныфта укый. Музыка мәктәбендә кечкенәдән шөгыльләнә.
- Сәламәтлек, җан тынычлыгы, балалар шатлыгы, оныклар куанычы телим. Һәр аткан таңга сөенеп, үзегез теләгәнчә бәхетле булып, бу дөньяның рәхәтен, матурлыгын тоеп яшәргә язсын барыгызга да! Җыр-бүләгем сезгә, рәхим итеп тыңлагыз, кушылып җырлагыз! – дигән теләкләрен җиткерә Ралина Фоат кызы. Ә Гыйльмулла Хәдимулла улының видео-сәламен соңрак җиткерербез.

Хөрмәтле дусларыбыз, сездән дә сәламнәр көтеп калабыз. Кыска гына чыгышларыгызны телефонга видеога яздырып, 8 917 426 95 56 ватсап номерына салуыгызны көтеп калабыз.

Фото: goodfon.ru
Читайте нас