+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
24 ноябрь 2020, 07:15

Яшүсмернең буе - 221 сантиметр!

Табиблар фаразлавынча, аның буе 3 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Табиблар фаразлавынча, аның буе 3 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Кытай укучысы дөньяда иң озын яшүсмер исәпләнә. Аңа әле 14 яшь. Балалар бакчасында ук аның буе 150 сантиметрга якын булган.

Малайның әти-әнисе аны табибларга берничә тапкыр күрсәткән, әмма балада бернинди авыру да табылмаган. Яшүсмер, бу генетикага бәйле, дип саный. Аның картәнисе белән картәтисенең буе 180 сантиметрдан артык.

Табиблар белдерүенчә, малай үсүен дәвам итә. Шуның аркасында мәктәптә аның өчен даими рәвештә яңа урындыклар һәм парталар сатып алалар. Яшүсмергә кием-салымны заказга тегәләр. Аның сүзләренә караганда, кайвакыт буй уңайсызлыклар тудыра. Әйтик, ул еш кына җәмәгать транспортында башы белән түбәгә бәрелә.

Күптән түгел яшүсмерне Гиннессның рекордлар китабына керткәннәр. Киләчәктә ул киберспортчы булырга җыена.

Фото: Guinness World Records сайтыннан.



Читайте нас