Башкортстанның иң яшь автомобиль хуҗасына быел нибары дүрт яшь тулды.
Бу хакта төбәк салым хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода аныклап узуларынча, кечкенә кызга кыйммәтле "Mercedes-Benz E 250" язылган.
– Милек хуҗасы балигъ булмаган бала булганлыктан, автомобильгә салым түләү бурычы аның законлы вәкилләренә – ата-аналарга, уллыкка алучыларга, опекуннар, попечительләргә төшә, - дип билгеләп үттеләр Федераль салым хезмәтендә.
Хезмәттә шулай ук республикада машинаның иң өлкән хуҗасы турында да сөйләделәр. Бу - Дүртөйле районында яшәүче 96 яшьлек ир, аның карамагында өч ишекле «Нива» бар. Бик шәп чит ил машинасы түгел, әлбәттә, аның каравы пенсионерның транспорт салымын бөтенләй түләмәскә мөмкинлек бирә торган ташламасы бар.
Фото: кп.ру