+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
25 ноябрь 2020, 08:10

Наташа Королеваны судка биргәннәр...

Җырчыдан тагын нәрсә таләп итәләр?

Җырчыдан тагын нәрсә таләп итәләр?

Мәскәү мэриясе җырчы Наташа Королеваны судка биргән. Бу хакта “Мэш” телеграм-каналы хәбәр итә.
Андагы мәгълүматлар буенча, берничә ел элек Королева Мосфильм урамындагы 70нче йортта матурлык салонын ачкан булган, ә бераздан башка кешеләргә арендага биргән. Шул ук вакытта, документлар нигезендә, бу — музыкаль театр.
Бу хакта Мәскәүнең шәһәр милке департаментына билгеле булган. Алар Королевага бинаны кире кайтару таләбе белән судка мөрәҗәгать итә.
Җырчы сүзләренчә, аның музыкага бәйле булмаган бизнесы COVID-19 пандемиясе аркасындагы кризис вакытында сүнгән. Шулай ук аның ире Сергей Глушко “Тарзан”ның бизнесы — спорт залы да коронавирус аркасында зыян күргән.

Фото: fb.ru
Читайте нас