+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
28 ноябрь 2020, 16:55

"Мәхәббәт төне" өчен 70 мең сум түләгән...

Башкортстан егете Мәскәүдә фәхишә чакырткан. Әмма вәгъдә ителгән "кайнар төн" күңелсез тәмамланган.

Башкортстан егете Мәскәүдә фәхишә чакырткан. Әмма вәгъдә ителгән "кайнар төн" күңелсез тәмамланган.
Мәскәүдә Башкортстан эшчесе, фәхишә белән төн үткәрергә теләп, бөтен хезмәт хакын мошенникларга биргән.
22 яшьлек егет хезмәт хакы алгач, фәхишә чакыртырга карар кылган. Ул аны Интернетта эзләгән һәм бер вариант тапкан - ике сәгать өчен 2500 сум түләргә кирәк булган. Егет күрсәтелгән урамга килә һәм фатирга керергә тырыша. Тик фатир номерын кыз тулысынча түләгәннән соң гына әйтергә булган.
Егет акча күчерә, ә кыз тагын сәбәп табып, акча сорый. Тегесе тагын 8 мең күчерә, аннары тагын һәм тагын.
Кыз егетне төрлечә алдаган: әле акча күчми, я программа алышынган, имеш. Шул рәвешле, егет 70 000 сумлык хезмәт хакының 62 500 сумыннан колак каккан.
Билгеле, вәгъдә ителгән "кайнар төн" дә булмаган.
Фото:ufa.kp.ru
Читайте нас