Төшләргә артык игътибар бирмәсәк тә, мәрхүм булган якыннарыбызны күрсәк, берничә көн бу төш онытылмый. Дин әһелләре моны түбәндәгечә аңлата:
– Үлгән кешеләрне төштә сөйләшми, диләр. Төрле кешегә төрлечә керә: кайвакытта сөйләшә дә. Бер төрле генә булып керми. Шуңа күрә андый чакта, хәерлегә булсын, дип әйтергә кирәк. Билгеле, ник төшкә керәләр икән, дигән сорау туа. Бәлкем алар дога өмет итәдер. Кайсыдыр вакытта онытып җибәрәбез, дога кылмыйбыз. Аларның җаннары исән.
Йокы вакытында җан, вакытлыча чыгып, мәрхүмнәрнең җаннары белән күрешеп ала, дип әйтәләр бит. Шул вакытта алар ниндидер хәбәр бирергә мөмкиннәр. Әмма без тормышыбызны төшкә генә бәйли алмыйбыз.