+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
1 декабрь 2020, 10:55

Ялда малярия йоктырган

Күптән түгел русиялеләр өчен Занзибар утравына ял итәргә барыр өчен юллар ачылды. Әлеге вакытта аннан малярия авыруын йоктырып кайтучылар бар.

Күптән түгел русиялеләр өчен Занзибар утравына ял итәргә барыр өчен юллар ачылды. Әлеге вакытта аннан малярия авыруын йоктырып кайтучылар бар.Бу хакта Архангельда туган, әлеге вакытта Мәскәүдә яшәүче блогер Sega Kutove үзенең Интернет челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итте. Күптән түгел ул шул утрауда гаиләсе белән ял иткән.- Күптән түгел Занзибарда ял иттек. Аннан кайткач әтием, Архангель егете, шунда ял итеп, малярия авыруын йоктырып кайтып, үлде, дигән хәбәр җиткерде. Билгеле булганча, ул егет безнең белән бер вакытта ял иткән булган. Кайткач, безнең дә абыем белән температура күрәрелде.Әлеге вакытта абыем үзен яхшы хис итсә, мин ятып кына торам. Температурам төшми, эчем нык авырта. Кичә шәхси клиникага барып, анализлар тапшырдым. Иртәгә миндә малярия бармы-юкмы икәнен әйтәчәкләр.Шунысы шикле, туроператор безгә анда шундый авыру бар икәнен белдермәде. Хәзер генә анда барганда махсус укол ясатырга кирәклеген аңладым. Сак булыгыз, дуслар. Иртәгә анализ нәтиҗәләрен әйтермен", - дип язган ул.Фото: pixabai.com
Читайте нас