+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
2 декабрь 2020, 08:20

90 килограммнан авырракларга салым салырга җыеналармы?

Социаль челтәрләрдә шундый хәбәр таралды.

Социаль челтәрләрдә шундый хәбәр таралды.Биленең нечкә, авырлыгының артык булмавын, гадәттә, хатын-кыз кайгырта. Моның өчен алар төрле диеталар сайлый, тренажер залларына йөри.Тиздән артык авырлыгы һәркемне нык борчырга мөмкин. Яңа канун кертеп, берничә куянны берьюлы атарга исәпләре. Беренчедән, артык симез кешеләр... тротуарларга бик зур зыян сала икән. Ел саен ремонтларга туры килә, ди. Ә инде артык авырлыкның сәламәтлеккә зыянлы икәнен барыбыз да беләбез. Шикәр чире дә, йөрәк-кан тамыры авырулары да - башлыча, симезләр юлдашы.«Артык авырлык – зарарлы!” дип гел әйтеп торганчы, салым түләтсәң, әйбәтрәктер шул. Чикләре дә билгеле инде. Хатын-кызлар – 70, ир-егетләр 90 килограммнан артса, кесәләрен капшап куйсыннар, акчасын әзерләп торсыннар, дип фаразлый халык ышанычлылары.“Булмас, димә, Русия бу!” – дияргә ашыкмагыз, мондый чараны дөньяның иң акыллы иле саналучы Япониядә кулланып караганнар инде. 40тан узганнарның бил әйләнәсен үлчәгәннәр. Үлчәнүчеләргә дә, үлчәүчеләргә дә бик уңайсыз булгангадыр, күрәсең, гомере озак була алмаган бу канунның. Хәзер аны кайбер аерым оешмаларда гына кулланалар, ди.Әгәр дә бу яңа канун бездә кабул ителсә, һәммәбезгә дә бил каешларын тагын да кысыбрак буарга туры киләчәге көн кебек ачык. Иң кыены татарларга булыр дип тә куркам, чөнки безнең милли ризыкларның күбесе камырдан, дип яза "Шәһри Казан".Ләкин… Ләкин бу хәбәр инде 2019 елда ук таралган булган икән. Димәк, бу юлы шуны яңартканнар гына. Фейк дими, ни диясең тагын?Фото: liveinternet.ru
Читайте нас