17 яшьлек егет 71 яшьлек хатынга өйләнгән.Алмеда һәм Гэри Хедвик 2015 елда, хатынның улын җирләүдә очрашканнан соң, нибары ике атнадан соң өйләнешкәннәр.Ул вакытта Гэрига - 17, ә хатынга 71 яшь була. Алар яшь егетнең балигъ булуын көткәннәр һәм өйләнешкәннәр. Хәзер биш ел аларның 53 яшьлек аермасын тәнкыйтьләүчеләрдән көләләр.Быел карантин вакытында 76 яшьлек Алмеда инфаркт кичергән, ә җәй көне йөрәгенә операция ясаткан. Әмма хәзер парның барысы да яхшы кебек тоела. Туйдан соң алты ел узгач, аларның мөнәсәбәтләре ныгый гына — күптән түгел гашыйклар, "Instagram"да, "TikTok"та аккаунт ачканнар, анда алар үз мәхәббәте турында сөйлиләр.- Алмеда - минем өчен иң яхшы хатын-кыз, - ди Гэри.