Германиянең кечкенә генә Вальдсольмс округында яшәүче Рената Ведель күпфатирлы йорттагы күршеләренә 6,2 миллион евро акча калдырган.
Пенсионер хатын акчаны банкка салып куйган һәм васыять язып калдырган. Аның буенча акча күпфатирлы йортта яшәүчеләргә бирелергә тиеш булган.
"Без иң башта ышанмадык", - ди биредә яшәүче кешеләр.
Алар сүзләре буенча, акча җәмәгать объектларына һәм инфраструктурага, шул исәптән велосипед юллары, бассейн, балалар бакчалары төзергә һәм башкаларга тотылачак.