Иренең хыянәтеннән соң, җырчы утрауда аборигеннар янында яшәп карарга булган.Наташа Королева эксперимент үткәрергә карар кылган. Ул барысын да ташлап, бераз аборигеннар нәселендә яшәү өчен Мәскәүдән утрауга киткән. Бу хакта РИА Новости яза.Җырчының сүзләренә караганда, ул узып баручы елдан бик арыган, чөнки ул аның тормышын “астын өскә” әйләндергән.“Уйлап чыгарылган җәнҗаллардан, “дуслар”ның хыянәтеннән, якыннарның хаталарыннан арыдым. Бу ел миңа һәм гаиләмә бик авыр булды. Ул ирем белән мөнәсәбәтләрне, рух көчемне тикшерде. Мин бу елның начар ягы белән истә калуын һәм тагын йокысыз төннәр үткәрүемне теләмим», — ди Королева.Быел, чыннан да, җырчыга җиңел ел булмады, Тарзанның хыянәтеннән соң, телевидениенең барлык каналлары да диярлек бу хакта шаулап торды.