+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
8 декабрь 2020, 06:05

Дүрт баласын янгыннан коткарган

Кичә Әбҗәлил районының Әбҗәлил авылында торак йорт кинәт яна башлый.

Кичә Әбҗәлил районының Әбҗәлил авылында торак йорт кинәт яна башлый.

Өйдә дүрт балалы гаилә яшәгән. Бәхеткә, йортта яшәүчеләрнең берсе дә зыян күрмәгән.

Көндезге сәгать икеләр тирәсендә кухняда дус кызы белән утырган йорт хуҗабикәсе верандада сәер тавыш ишетә. Анда дөрләгән ялкынны күргәч, ул шунда ук кире әйләнеп керә һәм ахирәте белән балаларны залдагы тәрәзә аша урамга чыгара. Аларның вакытында башкарган гамәлләре нәтиҗәсендә янгында беркем дә зыян күрмәгән.

Төтен бина эчен тутыра башлагач, автоном янгын сүндерүче эшләп китә. Өйдә алар икәү була: берсен гаилә республика бюджеты акчасы исәбенә алган, икенчесе үзаллы сатып алынган.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны ут ялмап алган була. Кызганычка каршы, ул бөтенләй янып бетә.

Фото: Башньюс
Читайте нас