Америка галимнәре кызыклы ябыгу технологиясен ачыклаган.
Ул бик гади һәм артык көч таләп итми. Ябыгыр өчен бары тик иртәнге ашны - 90 минутка соңрак, ә кичкесен 90 минутка иртәрәк ашарга кирәк.
31 кеше катнашкан тәҗрибәдә бу ысулның искиткеч нәтиҗәле икәне ачыкланган. Болай тукланучылар диетада утырганнардан тизрәк ябыккан, өстәвенә, аларның анализлары да, йокысы да яхшырган.
Доктор Аднин Заман моны төнлә озак ач торуның нәтиҗәсе белән аңлата. Организм йоклаганда майларны яндыра, метаболизмны тизләтә. Матдәләр алышыну яхшыра һәм кеше ябыга.