Аларның саны елдан-ел арта.
Декларация кампаниясе нәтиҗәләре буенча, дүрт миллионлы Башкортстанда ун миллиардер һәм 29,5 мең миллионер яши.
Федераль салым хезмәтенең төбәк идарәсе мәгълүматларына караганда, 1 декабрьгә (декларацияләр тапшыруның соңгы көне) 2019 ел өчен физик берәмлек кеременә салым буенча 292 230 декларация кабул ителгән.
Бюджеттан кире кайтарылырга тиешле НДФЛ суммасы 8,23 миллиард сум тәшкил иткән. Узган елларда тотып калынган акча күләме 5 миллиард сум күләмендә иде.
Миллионерлар һәм миллиардерлар саны елдан-ел арта бара: 2013 елда - 13 мең миллионер, 2017 елда — 20 мең, 2018 елда шул кадәр үк миллионер һәм җиде миллиардер теркәлгән.