Белгечләр бу уңайдан ниләр киңәш итә?
Британия галимнәре тикшеренү үткәргән һәм кешенең ялгызлыкта ашавы аны бәхетсезрәк итүен ачыклаган.
Фикер белешүдә сигез меңнән артык өлкән кеше катнашкан. Аларның үз-үзләрен бәяләве, бәхет, канәгатьлек һәм тынгысызлык дәрәҗәсе 0дән 100 баллга кадәр бәяләнгән. Һәрвакыт үзләре генә ашаган респондентлар компаниядә азык кабул итүчеләргә карганда 7,9 баллга кимрәк нәтиҗәгә ирешкән.
Бу фактор финанс проблемалары һәм физик җитешсезлекләргә караганда да иминлек дәрәҗәсенә зур йогынты ясаган. Тере аралашуның электрон юл белән мәгълүмат алмашуга караганда кешене күпкә бәхетлерәк итүе дә ачыкланган.