-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 декабрь 2020, 11:05

Тимер өеме генә калган...

Узган тәүлектә республикадагы юл һәлакәтләрендә 7 кеше яраланган. Ә бер авариядә янгын чыккан.

Узган тәүлектә республикадагы юл һәлакәтләрендә 7 кеше яраланган. Ә бер авариядә янгын чыккан.

Төбәк ЮХХДИ матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәл Бурай районында теркәлгән.

Уфа - Яңавыл трассасының 136нчы чакрымында 18 яшьлек егет "ВАЗ-2114" руле артында барганда каршы яктан килгән "Nissan Primera" белән бәрелешә, аның белән Бөредә яшәүче 47 яшьлек ир идарә иткән була.

«Бәрелештән соң ике автомашина да янган. Авария нәтиҗәсендә "ВАЗ-2114" автомобилен йөртүче дәваханәгә салынган. Тикшерү башланды", — дип аныкладылар республиканың Дәүләт автоинспекциясендә.

Фото: ГИБДД по РБ
Читайте нас: