+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 декабрь 2020, 09:10

6 яшендә — миллиардер!

Русия кызы бер ел эчендә 18,5 миллион доллар эшләгән.

Русия кызы бер ел эчендә 18,5 миллион доллар эшләгән.

Forbes журналы версиясе буенча, YouTube каналы һәм анда 190,6 миллион абунәчесе булган алты яшьлек Анастасия Радзинская 2020 елда җиденче урынны алды. Ул бер ел эчендә 18,5 миллион доллар акча эшләгән. Безнең акчага әйләндергәндә, 1 миллиард 357 миллион сумнан артык дигән сүз.
Настя Радзинская Краснодарда туа, 2018 елда әти-әнисе белән АКШның Флорида штатына күчеп килә. Кызга туганда балалар церебраль параличы диагнозы куялар. Әти-әнисе авыруны дәвалауда үзгәрешләрне күзәтеп бару өчен видеоблог булдыра.
2019 елда кыз Forbes версиясе буенча YouTube видеохостингының иң күп акча түләнә торган блогерлары өчлегенә керде. Быел ул TikTok социаль челтәрендә популярлашкан, анда 3 миллион абунәчесе бар. Аның YouTube каналына 65,8 миллион кеше язылган.
Forbes рейтингында өченче ел рәттән беренче урынны тугыз яшьлек америкалы Райан Каджи алып тора.

Фото: style.rbc.ru
Читайте нас