+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
19 декабрь 2020, 07:50

"Дом 2”ны ябалар...

16 ел экраннан төшмәгән тапшыру кемгә ошамаган?

ТНТ телеканалы Русия телевидениесендә иң озын “Дом-2” реалити-шоу ябылу турында игълан итте. Проект 2004 елның 11 маенда экраннарга чыкты. Бу хакта “Российская газета” басмасы хәбәр итә.
“Дом-2” эшли башлаганга 16 ел. Шул вакыт эчендә телевидение киңлеге бик нык үзгәрде — илдә дүрт йөздән артык телеканал барлыкка килде. Социаль челтәрләр һәм YouTube ягыннан тамашачылар игътибары өчен кискен көндәшлек бара, — дип сөйләгән телеканал директоры Роман Петренко. - Көндәшлеккә сәләтле булу өчен ТНТ брендының асылын тәшкил итүче тапшыруларга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Бу ике әйбер - сериаллар һәм юмор. Калганы китәргә тиеш".
Петренко проектның соңгы чыгарылышы бу елның 30 декабрендә чыгачак, дип хәбәр итте һәм шоуда катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Фото:amur.info
Читайте нас