+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Төрлесеннән
22 декабрь 2020, 10:00

Быел халык күбрәк үлгән

Агымдагы елда республикада ничә кеше үлгән? Кайсы районнар лидерлар исемлегендә?

Агымдагы елда республикада ничә кеше үлгән?
Кайсы районнар лидерлар исемлегендә? Башкортстанда үлүчеләр саны иң күбе Агыйделдә (35 процентка) һәм Архангель районында (32 процентка) арткан. Әлшәй районында үлүчеләр санының 29 процентка артуы теркәлгән, 27,5 процентка - Чакмагыш һәм Куергазы районнарында.
Уфа районында да үлүчеләр саны 23,5 процентка арткан. Башкортстан буенча үлүчеләр саны, узган елдагы белән чагыштырганда, 17,5 процентка күбәйгән.
"Росстат" мәгълүматларына караганда, гыйнвардан ноябрьгә кадәр Башкортстанда 53 мең кеше вафат булган, узган елдагы белән чагыштырганда, үлүчеләр саны 7920гә күбрәк.
Шулай ук, Башкортстанда үлем күрсәткечләренең артуы коронавируска да бәйле. Әйтик, гыйнварда Башкортстанда үлүчеләр саны былтыргыдан 264 кешегә кимрәк, февральдә дә, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 162 кешегә кимрәк кеше үлгән. Март һәм апрельдә саннар узган елгы күрсәткечләр белән тигезләшкән. Әмма май аенда инде төрле сәбәпләр белән 406 кешегә күбрәк үлгән. Июньдә андыйлар саны 347 кешегә күбәйгән.
Фото: tvc.ru
Читайте нас