-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 декабрь 2020, 17:00

Мондый Аленка төшеңә кермәсен...

Авылның 250 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәл зур шау-шу тудырды.

Авылның 250 еллыгы уңаеннан куелган һәйкәл зур шау-шу тудырды.

18 декабрьдә Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә шаккатыргыч скульптура барлыкка килгән. Бу хакта “Риа Новости” хәбәр итә. Бу шәһәр Яңа Аленовка авылы нигезендә үскән. Риваятьләр буенча, авылга Доннан килгән Алена исемле кыз нигез салган.

Урындагы хакимият Кудеяр исемле юлбасар кулыннан һәлак булган кызның исемен мәңгеләштерү уңаеннан һәйкәл куярга ниятли. Тик статуя чын мәгънәсендә шаккатыргыч килеп чыккан. Һәйкәл Интернет челтәрендә дә зур шау-шу тудырып өлгерде. Социаль челтәрләрдән кулланучылар аны “постапокалипсис һәйкәле”, “COVID-19 корбаннарына һәйкәл” дип атаган.

Аленкага һәйкәл шәһәрне өч көн генә бизәп торган. Кичә аны сүтеп, алып та киткәннәр.

Фото:rg.ru
Читайте нас: