Бу хакыйкатьне онытмый яшәсәк иде.
Юньләп эшлибезме, әллә серле вә мәкерле бер авыру белән көрәшәбезме, дип каңгырган арада, җәй, көз, менә хәзер кыш та үтеп бара. Балаларыбызның укуы арытаба ничек булыр, мөгаллимнәрен күрми, аның фикерен ишетми, күзенә карамый алган белемнең рәте-чираты булырмы? Уку программаларында, укыту алымнарында, гомумән, белем бирү системасында, хаталанмасам, тагын да байтак үзгәрешләр бар кебек. Әлбәттә, белемнең заманча булуына, ул гуманистик башлангычларга таянса, үзгәрешләргә кем каршы торсын.
Мәгълүматлар заманында яшәвебезгә карамастан, халыкка һәрвакыт мәгърифәт кирәк. Ул, үзе бигүк сизеп җиткермәсә дә, рухи остазларының акылына таянып яши. Мифтахетдин Акмулла, Дмитрий Лихачев, Мостай Кәрим. Шушы бөек өч кешенең иҗатында, фикерләү даирәсендә һәм рухи дөньясында мин бихисап уртаклыклар күрәм. Ватандашларыбызның өчесе дә наданлык басып барган дөньяны яктыртырга, дорфалыкны пакьлек белән җиңәргә, һәр нәрсәне йөрәк күзе белән күрергә өйрәтә торган иде. Хафа-хәсрәт чамадан ашып, йөрәк күкрәктә читлеккә ябылган мескен коштай чәбәләнгән чакларда әйләнәбез дә Акмуллага, Дмитрий Сергеевичка, Мостафа агайга күз төбибез. Дөресрәге, аларның иҗатыннан һәм тормышыннан үзебезгә генә билгеле сукмаклар эзлибез.
Тәртипле, матур яшәү — рухи югарылыкка адым ул. Күтәрелә барган саен сине түбәнлеккә тартырдай сукмаклар тарая бара. Югарыда һава да сафрак, йолдызлар да якынрак. Табигый, шунда каласы килә. Адәм баласында күп нәрсә бар, ә ул тагын да күбрәкне булдырырга омтыла. Әмма, акыллы бер кеше әйтмешли, тормыштагы бөтен рәхәтлек-мөлкәтләр арасында шулар гына кыйммәтле: учак кабызу өчен – коры агач, кунак алдына кую өчен — өлгергән шәраб, бергәләп ял итү өчен — сыналган дуслар һәм уку өчен – борынгы китаплар. Дөньяның башка ыгы-зыгысы әллә ни мөһим дә түгел.
Сәхнәләр, “телетартмалар” шайтан туена әйләнә барган һәм дөньяда әшәкелек тантана иткән заманда сүнү чигенә җиткән учагыбыз өчен куз эзләп, үткән заманнарга ешрак борылып багуыбыз табигыйдыр. Мәшһүр актер, славян халыклары әдәбиятын армый-талмый пропагандалаучы Василий Лановой: “Безнең милли идея — Пушкин иҗатында”, — дигән иде. Чынлап та, халыкка, халык булып яшәү өчен, җитеш тормыштан тыш, һәр җәһәттән гыйлемле, якты рухлы булу мөһимрәктер.
Әлбәттә, бу фикер яңа да, бүгенге тормыш чынбарлыгы зарури иткән дә түгел. Тарихи мирасыбызны яхшы ук беләбез, дип расласак та, күп исемнәр, байтак вакыт онытылып торганнан соң, безгә яңадан әйләнеп кайта. Урыс философы Сергей Булгаковны замандашлары “мәдәният тарихчысы” дип йөрткән. Аның революциядән соңгы Русиядәге хәлләр турында фикерләре бүгенге көн хакында әйтелгән кебек. “Элекке көчергәнеш һәм уңышсызлыклардан йончыган урыс җәмгыяте сынагач кебек катып калды, төшенкелеккә бирелде, рухи яктан таркалды, каушап төште. Урыс дәүләтчелеге әлегә яңарыш һәм ныгыну билгеләрен күрсәтми, әйтерсең, йокы патшалыгында яши, анда бөтен нәрсә тагын да туктады, йокыга күмелде. Җинаятьчелекнең күрелмәгәнчә үсүе һәм гореф-гадәтләрнең тоташ тупаслануы белән караңгылыкка чума баручы урыс гражданлыгы, һичшиксез, артка таба китә. Урыс әдәбиятын хәшәрәтлек һәм әшәкелек дулкыны басты. Күңелнең төшүе һәм Русиянең арытаба киләчәге өчен тирән шөбһәләнүләргә сәбәпләр җитәрлек”. Әлбәттә, бу бәхәсле тезистыр, һәм аны илебез һәм халкыбыз тарихындагы бөек эшләр һәм бөек җиңүләр мисалы белән кире кагып була. Әмма дәүләт һәм халык алдында килеп баскан зур сынаулар халык күңелен бер мәлгә кабызып җибәрә, моңача яшеренеп яткан рухи көчләрне күтәрә. Ул — феномен һәм хәтта халыкның нинди социаль-сәяси шартларда яшәвенә дә бәйләнгән. Намус, бурычка тугрылык, игелеклелек, мәрхәмәт кебек гуманистик сыйфатлар кешенең бар булмышын тәшкил итәргә тиеш. Һәрхәлдә, Д. Лихачевның иҗади мирасы, рухи васыятьләре шуңа өйрәтә. Ул гына да түгел, бөек гуманист әхлакый җәһәттән гаять югары таләпләр куйган. “Игелекле, акыллы, тугры булып калырга да мөмкин, әмма укымышлы булып уйнап булмый”, — дигән Дмитрий Сергеевич. Гомумән, аның иҗатын күз алдыннан үткәргән чакта, үзеңне язгы яңгырлар тарафыннан сугарылган, нурлар белән нәкышләнгән бер әкияти дөньяда дип хис итәсең. Ул дөньяда алдашу да, бурлык та, хыянәт тә юк сыман. Лихачев хыялы белән тудырылган дөньяда, әйтерсең, зарарлы микроблар да яши алмаслык сафлык, керсезлек. “Намус һәр нәрсәдә дә хакыйкатькә тугры калуны, үз бурычларыңны, вәгъдәләреңне төгәл үтәүне таләп итә.
“Намус — холык-фигылеңдә бөгелә-сыгыла белмәү, күзгә туры карау, ихлас эчкерсез кул кысышу, эчкерсезлек ул”. Галим этика, әхлак мәсьәләләрендә катлаулы гыйльми фикерләр дәрьясына алып кереп башны әйләндерми, бәлки кеше табигатенә хас булырга тиешле калыплар хакында итагатьле генә итеп хәтергә төшерә.
Башкортстан ырулары һәм җирләренең үз ихтыяры белән Урыс дәүләте составына керүенең 450 еллыгын билгеләгән көннәрдә без урыс гуманистларының гомум кешелек мәдәниятенә кертеп калдырган хәзинәсенең уртак байлыгыбыз булуын ачык күрдек. Чөнки әхлакый кыйммәтләрне милләткә, расага, дингә аерып булмый. Алар хәтта вакыт тутыгына да бирешми.
Русияең әче язмышы, аның киләчәгенең өметсез булу ихтималлыгы хакындагы күрәзәлеккә җавап итеп, Мостай Кәрим дә, Дмитрий Лихачев та Русия-илебезне куәтле агач рәвешендә тасвирлаган. Мостафа аганың иҗаты белән гәзит укучыларның яхшы таныш булуын исәпкә алып, урыс гуманистының әйткәннәрен генә хәтергә төшерәм. “Зур агачныкы кебек үк, Русиянең тамырлар системасы да зур һәм яфрак чатыры тармаклы, башка агач чатырлары белән үрелеп үскән”.
Әхлак, бер-береңә хөрмәт турында сүз йөрткәндә яныңдагылар хакындагы хәстәрлек мәсьәләсе табигый рәвештә алга килеп баса.
Лихачевны Русия халкы кешеләр хакына җанын фида кылырга әзер торган шәхес дип белә. Золымлык корбаны булып, лагерьларда утыру да бөек гуманистның йөрәген туңдыра алмаган. “Кайгыртучанлык кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыта, — дип язды ул. — Гаиләне бердәм итә, дуслыкны чыныктыра, авылдашларны берләштерә, бер шәһәр кешеләрен, бер ил халкын бергә туплый”.
Җәмгыятебез таркаулык кичергән, төрле сәяси, мөлкәти, хәтта милли һәм дини төркемнәргә бүленгән заманда галимнең васыятьләрен хәтергә төшерү аеруча мөһим. “Әти белән әнине хөрмәт итүне киңрәк мәгънәдә аңларга кирәк. Ул үткәннәребездәге иң яхшы нәрсәләрне хөрмәтләү белән бер. Ә үткәннәр — бүгенге көнебезнең атасы белән анасы”. Русия милли җирлегендә хасил булган процессларда ул гомумдөнья тенденцияләрен күрә алды. Шуңа күрә бу бөек шәхесне урыс гуманисты гына дип карау дөрес булмас иде. “Кеше хәленә керүдә үзеңне башка кешеләр белән, милләт белән, дөнья, ил, галәм белән бербөтен итеп тоюны аңлау бар”, — дип өйрәтте акыл иясе. Язмышлар уртаклыгы, ниндидер максатларга бергәләп омтылып, шуның хакына милли, шәхси мәнфәгатьләрдән өстен тору — бу гади генә хакыйкатьләрне акыл белән аңласак та, хис-тойгыларга бирелеп, бер җирдә яшәвебез, бер үк һаваны сулавыбыз турында онытып җибәрәбез. Кешелек җәмгыятенең таркала баруы, бәлки, шул бердәмлекнең кадерен белмәүдән киләдер.
Акмулланың, Лихачевның, Мостайның фәһемле гомере һәм кешелекнең рухи хәзинәсенә кереп калган иҗаты турында уйланганда без зыялыларның халык фикеренә ясаган йогынтысы хакында да әйтми булдыра алмыйбыз. Зыялыларның җанын халкыбыз дәүләтчелеге һәм иҗтимагый фикернең киләчәгенә ачкыч дип бәяләргә мөмкин. Үз халкы, дәүләтенең язмышы өчен битараф булмаган һәркем, уйларының очына чыга алмаганда, киңәш эзләп, фикерле улларының рухи мирасына мөрәҗәгать итә. Бу күзлектән чыгып караганда, халык зыялыларының иңенә яткан йөк җиңел түгел. Татар, башкорт, урыс интеллигенциясе алдында, шул ук вакытта, һәр шәхеснең күңелен агарту, аны үз халкының патриоты итеп тәрбияләү кебек мәңгелек бурыч тора. Русия хәзерге вакытта төрле юнәлешләрдә җиң сызганып эшли алырлык зыялы шәхесләргә кытлык кичерә: дәүләт белән идарә итүчеләр реформаларны азагына кадәр алып барып чыгара алырмы, икътисадчылар халык хуҗалыгын күтәрү җаен табармы, мәдәниятчеләр халык йөрәгенә яңадан куз өрерме, руханилар имансызлар күңеленә юл табармы? Әгәр Русия, насыйп булып, шундый яңа шәхесләр тәрбияли алса, алар билгеләнгән программаларны гына тормышка ашырып калмыйча, бәлки халыкны яңа биеклекләргә күтәрерлек көч тә булыр иде.
Шагыйрьләрне кешеләрнең Ходай каршысындагы илчесе дип йөртәләр. Сүз осталары булудан да югарырак күтәрелгән рухи остазларыбызны кем дип атарга? Аларның хыяллары, рәнҗү-сыкранулары, вәгъдәләре кәгазьгә дә, йөрәк капкаларыбызга да язып калдырылган. “Үзендә камил акыл булса да, киңәш итеп, һәркемнән акыл сорар”. “Һәр халык турында ул яшәгән әхлакый югарылыклар һәм идеалларга карап фикер йөртергә кирәк”. “Бу дөньяның хаксыз җәзасына әллә күнде җаным, әллә сүнде...”
Әле китерелгән сүзләрнең кем авызынан чыкканлыгын укучы әйтми дә белеп торадыр. Эш авторлыкта да түгел, бәлки йөрәктән сибелгән нурларның, хисләрнең мәңгелек булуында.
* * *
Сугыш тынып, бераз үтүгә, хәтсез вакыт югалып торганнан соң, авылыбызга Рамазан абзый кайтып төште. Билаловлар нәселендә ирләр эре сөякле иде шул, Рамазан абзыйның бертуган энесе Абдрахман абзый, Аллаһка шөкер, сугышка китәрдән алда ике улга җан биреп өлгергән. Флотта хезмәт иткән Әбделхәй, шулай ук армиядә хезмәт иткән Рәис абыйлар әнә нинди буйчан! Авылга сирәк кенә сугылгалап йөргән офицер Нуретдин агай да, әтисе Рамазан абзыйга тартыпмы, баһадир гәүдәле. Ә Чапаев дивизиясендә рота командиры булып, золымлыкка эләгеп, күп елларын тоткынлыкта үткәргән Рамазан Билалов, буй-сыны белән дә, холык-фигыле җәһәтеннән дә, безнең якларда әйтмешли, ирнең кашкасы иде.
Яудан йончыган илдә, югалту кайгылары йөрәкләрдә таш булып ятканда, мәҗлесләрдә аш җыю хәстәре, хозурлык кору уйлары да булмагандыр. Шулай да Гарифулла картәтиемнәр, сугым суйганда елына бер-ике тапкыр булса да, бал әчетеп, күрше-күлән, агай-энесен җыеп ала. Күңелсезрәк, хәзерге карамакка накыс табын белән үтсә дә, мәҗлес барыбер мәҗлес инде. Бал да Идел суы түгел, буынга йөгерә, башны әйләндерә, ямьсез дөньяны да яктыртып җибәргәндәй. Рамазан абзый, күпме вакыт тышаулы-богаулы йөрсә дә, күңелен мүкләндермәгән икән. Вакыты җиткәч, тавышына бигүк ихтыяр бирми, күкрәктән генә чыгарып көйләп җибәрә.
Сайрамачы, сандугач,
ник сайрыйсың,
Ишеттереп тавышың еракка.
Белдермәче серең залимнарга,
Төшерерләр тимер тозакка.
“Җырның ертыгы юк”, — диләр. Бәлки... Әмма көне-төне җәфалаган уйларыңны алар, сүз булып, телеңнән сибелергә торса да, ишетер кешенең колагына җиткерер әмәлләр гел генә булмый. Шулчак хис-тойгыларың гади сүзгә торгысыз җыр булып ургыладыр.
Арабыздан киткәннәр, мөгаен, фәрештәдәй гөнаһсыз, чык тамчысыдай саф кеше булып яши алмагандыр. Шул ук вакытта аларны барыбер һәртөрле кимчелекләрдән, түбәнчелектән азат рәвештә генә хәтердә калдырасы һәм хыялдагы бу образ белән яшисе килә. Бәлки шуңадыр, элеккеләр — олырак, югарырак, бүген аралашып яшәргә мәҗбүр булганнар вакчылрак, көнчелрәк күренә. Уратыбрак уйласаң, яшәешнең төп асылы үзгәрешсез калган: көн яктысы, сулар һава, эчәр су бар. Җиде миллиард халкы булса да, Җирдә эркелешеп, бер-беребезне таптап йөрмибез. Кемнәрдер мал-мөлкәт бүлешкән чакта да, гамьнең күпчелеге, язмышның биргәненә хуш булып көн итәргә тырыша. Намус һәм вөҗдан алдында килер-китәр хакимлек тә, тузар-таралыр байлык та, исем-дәрәҗәләр балкышы да берни түгел.
Бүгенге болганчык дөньяда, акыллары кермәле-чыкмалы адәмнәр арасында аңкы-тиңке булып йөрисең-йөрисең дә, шагыйрь әйтмешли, зәңгәр томаннар артында, бик еракларда калган абзыйларны тагын искә төшерәсең. Рамазан Билаловның карагайдай туры сыны җәберлектә йөргәндә дә бөгелмәгән, һәм ул гомеренең ахыргы көннәренәчә, күк гөмбәзен иңендә тоткан атлант кебек, куәтле дә, югары да калды. Әйткәндәй, өлкән Билаловның улы Нуретдин абый сугышны үткән офицер иде. “Иде” диюем, чөнки яу елларыннан соң Нуретдин Билалов илдәге төрле хәрби гарнизоннарда хезмәтен үткәрде, улы Владимир белән кызы Светлана Дрезденда урыс мәктәбен алтын медаль белән тәмамлады, һәм Светлана югары белемне Башкорт медицина институтында алды. Нуретдин абый, олыгайгач, 45нче елда артиллерия взводы командиры рәвешендә үзе азат иткән Кенигсберг (хәзер Калининград) шәһәрендә төпләнде. Танк дивизиясе командиры урынбасары вазыйфасыннан отставкага чыккан полковник Билалов белән бервакыт хәбәрләшеп тә тордык. Әмма хәзер Калининградта телефон трубкасын алучы юк...
Ирлекнең сыйфаты бүрек киеп йөрүдә яки вазыйфалар биләүдә генә күренми. Җиңел-җилпелек һәм икейөзлелек, ялган дуслык халыкның милли менталитетына әверелсә, яки, иң хәвефлесе — хурлыклы сыйфатлар кешенең гәдәти булмышына әйләнсә, табигый асылыбызның бетүе шул булыр. Академик Дмитрий Сергеевич Лихачев: “Кешенең намуссызлыгы һәм мәдәнилеге гәүдәне туры тотып атлауга да, күзгә-күз карашып сөйләшүдә, хәтта кул кысуда да күренә”, — дип еш кабатлар иде. Бүген исә, халыкның дуслык киемен киеп, үз ялганына үзе ышанып йөргән заманда, хыялый зыялы Лихачевларга урын калдымы икән? Бервакыт җаһиллектән тончыгып һәлак булмабызмы?
Миңа, дистәләрчә ел төрле һөнәр ияләре белән таныш, иптәш һәм дус булып йөргән мосафирга, тугрылык кадерен белергә дә, намуссызлык әремен татырга да насыйп булды. Таныш-белешләрем арасында игенчеләр һәм корыч коючылар, урманчылар һәм мөгаллимнәр, табиблар һәм нефтьчеләр — һәммәсенең дә исемен әйтеп бетмәслек хезмәт батырлары бар иде. Гаҗәпләндергәне һәм әле булса асылына төшенә алмаганым шул: батырлар үзен батырга санамады. Унтугыз ел элек бакыйлыкка киткән якташ абзый, Дан орденнарының өч дәрәҗәсе белән дә бүләкләнгән Вәлиәхмәт Сөләйманов, табындаш булып йөрсәк тә, фронт хатирәләрен урынлы-урынсыз сүтеп, медальләрен шылтыратып йөрмәде. “Гадилектә — бөеклек” дигән хакыйкатьнең гамәлдә гәүдәләнеше шул буламы икән? Мин, әле булса Мәләвез басуларын шаулаткан комбайнчы Шәфыйкь Буракановны, Туймазы урманчысы Йосыф Фәрраховны, Бөрҗән умартачысы Зәйтүн Ырыскуловны, Учалы таучысы Рамазан Нигъмәтуллинны, Дәүләкәннән колхоз рәисе Миңзаһир Хәмидуллинны сагынам. Шундый кешеләрнең барлыгын белеп яшәү үзеңне дә күтәрә, сафландыра, дөнья ваклыкларыннан арындыра торган иде. Социалистик Хезмәт Геройлары Рифхәт Еникеев, Хәтмулла Солтанов, корыч аркан үрүче Сәгыйдә Мөхәммәтдинова кебек, рух белән канатланып яшәгән абзый-апаларның кулына дәүләт җитәкчелеге тезгенен тоттырырга иде дә бит, бу — тормышка ашмас хыял, чөнки андыйлар хакимлек дилбегәсен кулына алса, ил арбасын мотлак гаделлек, эшлеклелек, сафлык, намус юлына борыр иде. Русиядәге байтак халыкка әлеге юл кирәкми. Акчага хәтта намусны да сатып алу форсаты бар.
Харьков янында гаип булган әтиемнең җаны, тынычланыр урын тапмый, кайларда очып йөридер? Картәтием, картәнием, әнием — туган авылы туфрагында. Каенатам — Орел өлкәсендә, каенанам — Әскарда, хәләлем — Белорет каеннары арасында. Эш, бәлки, соңгы төякне кайда табуда да түгелдер. Иң мөһиме — гомер юлын кайсы тарафлардан һәм ни рәвешле үтүдер. Бу дөньяда, бик күренекле булмаганда да, күркәм яшәргә кирәк.
Тукта, Гарифулла картәтиемнәргә кунакка Рамазан абзый килгәндер, ахры, ипле генә көй ишетелә:
Егет кенә булсаң, ай, егет бул,
Көмеш кидер каеш йөгәнгә.
Тугры гына сүзле, ачык йөзле,
Исемкәең калсын бүтәнгә.
“Эһе-ей!” — дип көй күтәрер идем дә, тамагыма урынсыз килеп тыгылган төер комачаулады.
Марсель Котлыгалләмов.