Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров матбугат-конференциясе барышында Яңа елны кайда каршылавы турында сорауга җавап бирде.
- Яңа елны Уфада каршы алачакмын. Берәр шифаханәгә барып, ял итәсе килгән иде. Әмма хәзер барысына билгеле булган сәбәпләр аркасында бара алмыйбыз. Чөнки теләсә кайсы вакытта бала тудыру йортына бару ихтималы килеп тууы бар.
Шуңа күрә Яңа елны өйдә, гаилә белән каршы алачакмын, - диде Радий Хәбиров.
Чара барышында әйтелгәчә, әлеге вакытта республика санаторийларында ял итү өчен урыннар калмаган.