-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
30 декабрь 2020, 23:10

"Аленка"ка Башкортстанга "паленка" булып күченерме?

Нововоронеж халкын куркыткан "Аленка" һәйкәленең республикада урын алуы ихтимал.

Нововоронеж халкын куркыткан "Аленка" һәйкәленең республикада урын алуы ихтимал.

Исегезгә төшерәбез, 18 декабрьдә Воронеж өлкәсенең Нововоронеж шәһәрендә шаккатыргыч скульптура барлыкка килгән иде. Бу шәһәр Яңа Аленовка авылы нигезендә үскән. Риваятьләр буенча, авылга Доннан килгән Алена исемле кыз нигез салган һәм урындагы хакимият аның исемен мәңгеләштерү уңаеннан һәйкәл куярга ниятли. Тик статуя чын мәгънәсендә шаккатыргыч килеп чыккан һәм өч көннән аны сүтеп, алып китәләр.

Шунысы кызык, популярлык яулаган һәйкәлне Русиядә бик күпләр сатып алырга теләк белдергән. Алар арасында “Башспирт” компаниясе дә бар.

Арт-объектның үз бәясе 1 миллион сумга якын, ул шәһәрнең Ветераннар советына карый. Һәйкәлне эшләткән эшкуар Владимир Пилипенко аны аукцион аша сатып караячак һәм аннан соң шәһәргә гонорар суммасын кайтарырга уйлый.

„Без һәйкәлгә яңа мәгънә бирергә телибез — контрафактка һәйкәл, ягъни “паленка”,— дип ачыклык керткәннәр “Коммерсант-Уфа" басмасына компаниянең матбугат хезмәтендә.

Фото: РИА Новости
Читайте нас: