+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
6 гыйнвар 2021, 12:40

"Пенсия белән бергә үтмәс товар саталар..."

Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева Борайга әти-әнисе янына кунакка кайткан.

Башкортстанның атказанган артисты Фәридә Тимербаева Борайга әти-әнисе янына кунакка кайткан.
Ул биредәге почта таратучыларның өлкәннәргә көчләп кирәкмәс товар сатуларын ачыклаган.
«Бүген иртән каһвә эчәргә булдым. Ачсам, ул күгәреп беткән. Икенчесен ачтым, анда шул ук хәл. Тагын икәү бар, алары ярый инде. Шкаф тулы чәйләр. Үзебез дә чәйләр алып кайттык, аларны куярга урын да калмаган. Әнидән ипләп кенә сораштым. Каһвә эчмәгәннәрен беләм. Элек кайтканда каһвә тапмаган идем. «Каян килде бу хәтле каһвә?» — дим. «Пенсиягә кушып китерәләр аларны», — ди әни. «Урын да юк бит, нигә аласыз, әни?» — дим. «Көчләп калдыралар. Акчасын барыбер алып калдык инде, алсаң аласың, алмасаң юк, диләр». Бу ни хәл бу, дуслар? Пенсионерны талау шушы буламы? Сездә дә шулаймы?» — дип аптыраган җырчы.
Аның сүзләрен Интертат китергән. «Фәридә, Борайда күптәннән шулай бит инде. Ун ел элек, безнең әнкәйләр исән чакта да шулай, пенсиягә чәй яки носки кушып бирәләр иде», «Бездә дә шул ук хәл, кояшта яткан, эреп ябышкан вафли, үтмәс чәй, конфетларны көчләп калдырып чыгып китәләр», «Почта таратучылар үзләренә шулай акча эшли», — дип яза инстачылар.
«Фәридә, пенсияләрен карточкага күчерегез. Бөтен проблемаларыгыз бетәчәк», — дип киңәш тә бирәләр.
Фото: интертат
Читайте нас: