Юлларда сак булыгыз!
Башкортстан юлларында якын көннәрдә һава шартларының начарлануы көтелә.
9-11 гыйнварда кар явуы көтелә, урыны белән көчле җил. Аерым районнарда буран, юлларда кар көртләре, бозлавык. Кар яуганда күрү мөмкинлеге начараячак.
Ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру телефоны - 112. Республика Юл хуҗалыгы идарәсенең тәүлек буе эшли торган диспетчер хезмәте: 8-927-955-11-00.
Республиканың Баш юл инспекторы Динар Гыйльметдинов юл-патруль хезмәте экипажлары көчәйтелгән режимда эшли, дип белдерде. Гадәттән тыш хәл булганда аларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: 24.kz