Күптән түгел дөнья күргән басмада әлеге сорауга тулы җавап табарга мөмкин.
1812 елгы Ватан сугышы һәм Русия армиясенең чит ил походлары елларында бозаязлылар Ырынбур чик буе линиясендә хезмәт итә. Эш шунда ки, Стәрлетамак өязенең мишәр авылларыннан Ырынбур линиясе ерак түгел, димәк, юл чыгымнары да бик аз була. Стәрлетамак мишәрләренең күпчелеге беренче һәм икенче мишәр полкларында хезмәт итә.
Шул ук вакытта хәзерге Кырмыскалы районы авылларыннан башкортлар 1812 елгы Ватан сугышында һәм урыс армиясенең чит ил походларында катнаша. Башкорт атлылары полкларына халкы җәлеп ителгән авыллар арасында Күлләр, Карлыман, Карлыманбаш, Тазлар, Шәрипкол, Үтәгән, Югары һәм Түбән Төкен, Бәбеч, Малай, Ибраһим авыллары бар.
1860 елларда крестьян реформалары һәм Ырынбур губернасында кантон системасын бетерү нәтиҗәсендә күпсанлы җирле крестьян граждан хокукына ия була, хуҗалык һәм сәүдә эшчәнлеге белән шөгыльләнү хокукы ала. 1863 елда хәзерге Кырмыскалы районының күп кенә авыллары Стәрлетамак өязе Шмидт волостенә керә, алар, үз чиратында, авыл җәмгыятьләренә бүленә.
Реформадан соңгы чорда Шмидт волосте Русия империясенең типик гадәти авыл төпкеле була. Икътисадның нигезен авыл хуҗалыгы җитештерүе тәшкил итә, димәк, керемнең төп өлешен крестьян да, алпавыт та якындагы базарларда һәм ярминкәләрдә ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продуктлары сатудан ала.
1896 елда Уфа статистиклары басып чыгарган Шмидт волосте буенча материаллар бик кызыклы. Монда халык саны, авылларда мәчетләр, чиркәүләр, тегермәннәр, училищелар һәм башкалар турында мәгълүматлар күрсәтелгән, теге яки бу авылларның башка исемнәре дә язылган. Бу материаллардан Шмидт һәм күрше волостьларга караган аеруча мөһим мәгълүматларны китерәбез:
Шмидт волосте авыллары:
Иске Атҗитәр, (Олыяз) Язы елгасы буенда урнашкан авыл, 191 йорт, 636 ир-егет, 568 хатын-кыз. Ике мәчет.
Александровка (Сакат) — Сакат елгасы янында урнашкан авыл, 8 йорт, 22 ир-егет, 21 хатын-кыз. Икмәк кибете.
Алексеевск (Ставрополь утары), 14 йорт, 46 ир-егет, 52 хатын-кыз.
Никитина (Беркутовка) авылы, 17 йорт (50 ир-егет, 57 хатын-кыз.
Боголюбовка (Рыжовка) — Сакат елгасы янында. 7 йорт,18 ир-егет, 22 хатын-кыз.
Бозаяз авылы. 440 йорт, 1268 ир-егет, 1187 хатын-кыз. Волость идарәсе, өч мәчет, икмәк запасы амбары (кибет), мәдрәсә каршындагы урыс сыйныфы, өч бакалея лавкасы, 15 базар лавкасы. Базарлар атна саен җомга көннәрендә үткәрелә.
Моксин авылы. 35 йорт, 97 ир-егет, 109 хатын-кыз. Икмәк запасы кибете, су тегермәне.
Лукашева, тегермән, Үзән елгасы буенда. 1 йорт, 1 ир-егет, 1 хатын-кыз.
Волков, авылы, 47 йорт, 139 ир-егет, 144 хатын-кыз. Казенный шәраб лавкасы.
Елизаветина авылы — Сарпалы елгасы буенда. 76 йорт, 274 ир-егет, 289 хатын-кыз. Икмәк запасы кибете, бакалея лавкасы.
1905 елда Шмидт волостендә 35 авыл һәм 17 утар һәм шәхси хуҗаларның (Андреев, Аристов, Габов, Покровский, Рәҗәпов, Сладков, Ушаков, Чанышев, Щеголев, Журавов, Львов, Гаврилов, Яковлев) утарлары исәпләнә. Волостьта 1683 йортта 10224 кеше (5212 ир-егет, 5012 хатын-кыз) исәпләнә, алар игенчелек белән генә шөгыльләнә. Волость территориясе буйлап Сарпала, Үзән, Сакат, Уяз-Язы, Өршәк, Авыргазы, Аяз-Баш елгалары ага.
Авылда умартачылык та үсә. Җирле умартачылар арасында Вәлиәхмәт Әбдиев, Нуретдин Әбдиев (29 умарта), Нурмөхәммәт Әбдиев, Хәйрулла Әбдиев, Мөхәмәтдин Бикмәтов, Миңнислам Бикмәтов, Габделхәт Бикмәтов, Әмирҗан Байбулатов, Әбделкәбир Байбулатов, Мөхәммәтвәли Ишмаков, Имаметдин Ишмаков, (7 умарта), Шәйхетдин Минһаҗев, Мөхәммәтшәриф Минһаҗев, Мөхәммәтхафиз Әбдеков, Гаффан Сөләйманов һәм башкалар була.
Бозаяз аша үтүчеләргә, җигүле яки башка транспорт ватылган очракта биредәге тимерчеләр ярдәмгә килгән. Алар, шулай ук, җирле крестьяннарга да хезмәт күрсәтә. Тимерчеләр арасында Мөхәммәтхафиз Әбдеков, Семен Пажыкин һәм Нургалетдин Мостаев билгеле була.
Күп кенә бозаязлыларның чәчү мәйданнары зур була, димәк, алар базарга йөз тоткан.
Хәзер зур автомобиль трассаларында төрле тамак ялгау пунктлары, бутиклар торган кебек, Бозаязда да сәүдә челтәре үсә. Авылда Уфа — Ырынбур трактында 11 мануфактура һәм бакалея лавкасы эшли, алар авыл аша үткән юлчыларны да төрле товарлар белән тәэмин итә. Әлеге сәүдә йортлары хуҗаларының исемнәре билгеле. Болар — Гобәйдулла Мостаев, Арслангәрәй Әбдеков, Хәбибрахман Мостаев, Мөхәммәтшәриф Әбдиев, Мөхәммәтшакир Мостаев, Кузьма Блинов, Латыйфулла Жданов, Вәлиҗан Жданов, Хәләф Бикмәтов, Абдрахман Сәфәров. Базарда җирле осталар үзләренең кулинария эшләнмәләрен — камыр ашлары, кыстыбый һәм башка затлы ризыкларны саталар. Кыскасы, үткән һәм бүгенге базар тормышы бик аз аерылып тора.
Бозаязда 1917 елга кадәр дүрт мөселман мәхәлләсе (мәчет) була. Төрле мөселман йолаларын үтәү өчен муллалар шулай ук мәхәллә кешеләреннән төрле иганәләр алганнар.
1912 елда беренче мәчеттә имам-хатыйп Абдулла Курамшин була, икенчесендә — Нурмөхәммәт Зөлкарнәев, өченчесендә – Мөхәммәтмансур Әбдиев, дүртенчесендә — Абдулла Әбдиев. Беренче ике мәчет әле 1850нче елларда ук җирле меценат дворян Шаһабетдин Рәҗәповның иганә акчалары исәбенә төзелгән.
Әлбәттә, беренче мәчет авылга нигез салынганнан бирле була. 1863 елда янгын вакытында ике мәчет тә янып бетә. Шул ук 1860нчы елларда алар яңадан төзелә. 1869 елда авылда ике җәмигъ мәчете эшли. Беренче мәхәлләдә 500 ир-егет һәм 490 хатын-кыз исәпләнә. Беренче мәчет каршында бу вакытта 200 шәкерт исәпләнгән мәдрәсә дә эшләгән. Мәдрәсә монда укыган укучыларның әти-әниләре исәбенә эшләгән. Имам-хатыйп һәм мөгаллим (ягъни мәдрәсәдә укытучы) 1844 елда имам исеме белән расланган Котлыәхмәт Жданов, аның ярдәмчесе имам-җәмиг һәм мөдәррис Ибраһим Курамшин була. Мөәзин һәм мөгаллим-сабиян Мөхәммәтрәхим Әбделмәнов.). Икенче мәчеткә 250 ир-егет һәм шул кадәр үк хатын-кыз йөри. Әлеге мәчет каршында, күрәсең, мәктәп булган, чөнки рәсми документта имам һәм бер үк вакытта укытучы булып Әхмәтвәли Жданов санала. Аның ярдәмчесе имам Шаһимәрдән Газизуллин, ә мөәзин Исмәгыйль Зөлкарнәев була. Документта күрсәтелгәнчә, аларның барысы да казнадан бернинди акча да алмаган.
Авыл халкы саны арту белән яңа мәчетләр барлыкка килә. Русия законнары буенча, православие динендәгеләргә дә, мөселманнарга да 100 йортка бер чиркәү яки бер мәчет булдырырга рөхсәт ителгән. Мәхәллә кешеләре саны арту белән мәчет барлык намаз укучыларны сыйдыра алмый. 3нче җәмигъ мәчете 1894 елда Уфа губерна идарәсе указы буенча төзелгән. 4нче җәмигъ мәчете 1906 елда төзелгән. 1919 елда 5нче җәмигъ мәчете барлыкка килә. Югарыда атап үтелгән мөселман руханиларыннан тыш, имам Мөхәммәтлатыйф Динмөхәммәтов (1859 елдан вазифада), имам Нурмөхәммәт Зөлкарнәев (1894 елдан), имам Абдулла Зөлкарнәев (1906 елдан башлап), Хәбибрахман Ишмаков (1906 елдан башлап 4нче җәмигъ мәчете мөәзине вазифасында), Бикмөхәммәт Сәфәров билгеле.
1879 елда авылда беренче җәмигъ мәчете каршында мәдрәсә эшли, анда 100 шәкерт белем ала. Башка мәчетләрдә дә мәктәпләр була.
XX гасыр азагыннан башлап авылларда земство татар мәктәпләре ачыла башлый (аларны өяз земстволары ача һәм тота), ә соңрак министрлык мәктәпләре дә (Мәгариф министрлыгы карамагында) ачыла. Авыл халкы иң элек балаларын аларда чукындырудан куркып, бу мәктәпләргә бирергә теләми. Стәрлетамак өязендә беренчеләрдән булып бозаязлылар урыс сыйныфын үзләрендә керткән. 1877 елда мәдрәсә каршында урыс сыйныфы ачыла, анда урыс һәм славян телләренә өйрәтәләр. Моннан тыш, XIX гасыр ахырында мәдрәсәдә дини фәннәрдән тыш, арифметика, язу, рәсем, сызым укытыла. Мәдрәсәдә динче булып җирле мулла Мөхәммәтшәриф Жданов эшли. Төп укытучы — 1885 елда укытучылар мәктәбен тәмамлаган Мөхәммәтгали Рәҗәпов. Ул елына 300 сум ала, төп фәннәр булмаган дини фәннәр укытучысы буларак, Ждановка 50 сум хезмәт хакы каралган.
1880 елда урыс сыйныфында татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган укытучы Хәйрүзаман Собханкулов укыта. 1897-98 уку елында мәдрәсә каршындагы урыс сыйныфында 48 малай укый, шуларның бишесе тулы уку курсын тәмамлаган. 1905 елдан мәдрәсә каршындагы “урыс сыйныфы” “урыс-башкорт” мәктәбе итеп үзгәртелә. 1906 елда биредә Чанышев укыта. 1908-09 уку елы өчен мәктәп турында мәгълүматлар бар. Уку йорты “министрлык училищесы” дип атала. Мәктәптә өч бүлек (сыйныф) була. Уку елы 1908 елның 25 сентябрендә башлана, ахыры — 1909 елның 11 апреле. Мәктәп бинасы шундагы җир хуҗасы булган, мәктәп бу бинада 1893 елдан урнашкан. Идәннең мәйданы 120 квадрат метр тәшкил иткән. 1909 елның 1 гыйнварына мәктәптә 116 укучы белем ала.
Бозаязда беренче укытучылар арасында Моталып авылында туып-үскән (хәзерге Благовар районы Былышлы авылы) Суфия Корбангулова гимназия курсын тәмамлаган. Ул 1907 елның 1 сентябреннән эшли башлый. 1913 елда нарат бүрәнәләреннән яңа бина төзелә. Бинада өч сыйныф бүлмәсе, җылы коридор, сәхнә, форточкалар белән зур тәрәзәләр була. Ишегалдында — бәдрәф.
1910-11 уку елында хатын-кызлар татар училищесында 23 укучы белем ала, шуларның өчесе ел дәвамында укудан “төшеп” кала. Уку курсын ике кеше тәмамлый. Суфия Корбангулова училищеда укыта. 1912-13 уку елында авылда әлеге мәктәп өчен махсус бина төзелә. Шул ук вакытта ир-егетләр училищесында 62 укучы белем ала, шул ук вакытта урын җитмәү сәбәпле, 60 баланы кабул итүдән баш тарталар. Уку елы дәвамында өч укучы чыга, шул исәптән “аяк киеме һәм кием җитмәү аркасында” — берсе. Укытучы Морзакай Мамин була. Шул ук вакытта хатын-кызлар училищесында 30 укучы белем алган, 30 баланы кабул итүдән баш тартканнар, шул исәптән 20се урын җитмәү сәбәпле. Бу училищеда 17 укучы сыйныфтан күчерелгән, икенче елга – 10 һәм бер укучы тулы уку курсын тәмамлаган. Ел дәвамында кызлар 157 уку көне дәвамында белем алган.
Зөһрә ИСЛАМОВА әзерләде.