Галимнәр коронавирусны дәвалауда гади генә үләннең файдалы булуын ачыклаган.
Галимнәр COVID-19 коронавирусын дәвалауда әрем экстрактын тикшереп караган һәм аны нәтиҗәле дип тапкан. Бу хакта "МедиаПоток" хәбәр итә.
Аерым алганда, галимнәр экстрактның зарарланганнан соң үпкәләрдә коронавирусның яңа өлешләрен акрынайтырга мөмкинлек бирүен ачыклаган. Политехник институты профессоры Вустер җитәкчелегендә Америка биологлары һәм медиклары шундый нәтиҗәгә килгән. Алар төрле концентрациядәге әрем төнәтмәсенең кеше тукымасына йогынтысын өйрәнгән.
Экспериментлар күрсәтүенчә, барлык төнәтмәләр дә авыруның көчәюен акрынайткан. Шулай ук кайберләре коронавирусның үпкәдә үрчүен тулысынча туктаткан. Тикшеренү нәтиҗәләре bioRxiv электрон фәнни китапханәсендә басылып чыккан.