-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 гыйнвар 2021, 15:55

"Наркоман..."

Интернет челтәрендә Русия эстрадасы җырчысы Дима Биланның наркотиклар куллана башлануы турында мәгълүмат чыкты. Бу дөрес микән?

Интернет челтәрендә Русия эстрадасы җырчысы Дима Биланның наркотиклар куллана башлануы турында мәгълүмат чыкты. Бу дөрес микән?

Русия җырчысы Дима Билан чираттагы тапкыр имидж алмашынуын яратучыларны шаккатырды. Бу юлы күптән түгел COVID-19 белән авырган артист прическасын үзгәртергә карар иткән һәм башында бер чәч тә калдырмаган. Арытаба Билан социаль челтәргә фото куйган.

"Чәчләр мине туйдырды! Кыркып ташларга булдым!" - ди җырчы үзегең Instagram сәхифәсендә.

Шуны әйтергә кирәк: күптән түгел артист чәчен кызыл төскә буяткан иде. Артистның бу карары аның җанатарларына тискәре йогынты ясаган. Алар Интернет челтәрендә артистны "Накоман" дип атый.

Мәгълүм булуынча, Билан бер концертында исерек килеш чыгыш ясаган иде. Арытаба ул җанатарлары алдында гафу үтенде.

Фото: Рен тв сайтыннан.
Читайте нас: