+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2021, 17:30

"Өченче балабызны Майамида табабыз..."

Рөстәм Нәбиевның Нью-Йоркка китүе, аннан Майамига юллануы турында язган идек.

Рөстәм Нәбиевның Нью-Йоркка китүе, аннан Майамига юллануы турында язган идек.

«Майами мине гаҗәпләндерде һәм миңа монда бик ошый. Җәй көне хатынымны бирегә алып киләчәкмен. Бөтен гаиләбез белән Майамига килү, кышны монда үткәрү хакында да уйларбыз», — дип язган ул.

«Рөстәм, син нәрсә уйлыйсың? Үз илеңнең партиоты бит син?» — дип аптыраган бер инстачы.
«Үз илеңне Америкада да яратып була», — дип җаваплаганнар аңа.

«Патриотизм белән идиотизмны бутамагыз. Чит илләрдә мөмкинлекләре чикле кешеләргә бик әйбәт караш. Бездә бордюрларны да әйбәтләп эшләп бетерә алмыйлар. Ә аларга бирелгән акча — күз яшьләре», — дип ачынып язган берсе.

«Сүз бөтенләйгә күчеп китү хакында түгел, иптәшләр. Мин бит уйларбыз дип яздым. Гаиләбез белән кышны монда уздыру, өченче балабызны биредә табу хакында уйларбыз. Вариантлар бик күп», — дип ачыклык керткән Рөстәм Нәбиев.

«Америка Кушма Штатларында яшәү һәм ял итеп кайту — икесе ике төрле нәрсә. Бигрәк җиңел уйлыйсыз. Биредә яшим, барысы да яхшы, тик бу нәрсә бик җиңел генә бирелми. Америкада бала табу да бик кыйбатка төшә, гринкарт алу өчен дә бик күп тир түгәргә кирәк», «Без дә АКШта һәм Канадада бәби таптык. Бу бик зур тәҗрибә һәм иң рәхәт хатирәләр. Бәби табу бәйрәм сыман булды. Минем ирем шулай теләде һәм барысы да югары дәрәҗәдә узды. Сезнең дә килеп чыгачак», «Афәрин, Рөстәм! Барлык хыялларыгыз чынга ашсын!» — дип язалар Рөстәм Нәбиевка виртуаль дуслары.

Фото: Интертат
Читайте нас: