-15 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
14 гыйнвар 2021, 17:40

Ләйсән Үтәшева аерылыша, диләр...

Павел Воля хыянәт иткәнме әллә?

Павел Воля хыянәт иткәнме әллә?

Русиянең кайбер киңкүләм мәгълүмат чаралары Башкортстан вәкиле, тапшырулар алып баручы Ләйсән Үтәшева ире Павел Воля белән аерлыша, дип яза. Имеш тә, Павел гастрольләрдә булганда эчкән килеш икенче кыз белән җенси мөнәсәбәткә кергән.

Мәгълүм булуынча, күптән түгел, бер кыз Интернет челтәрендә исерек Павел белән бер фото урнаштырган иде. Воля бу хатын-кызның кем икәнен белмәгәнлеген әйтте һәм барысын да Ләйсән аңлатып биргәнен әйтте. Тик журналистлар бер дә ир-егеткә ышанмаган, ахры.

Әмма йолдызларның җанатарлары бу мәгълүматка ышанмый. Гаиләнең Инстаграм сәхифәләрен кереп карасаң, әлеге вакытта алар балалары белән бергә Дубайда ял итә. Бүген анда Павел Воляның зур юмористик концерты узачак.

Фото: stars.sm.news сайтыннан
Читайте нас: