Русия футболчысы Андрей Аршавинның элекке хатыны куркыныч чир белән көрәшә.
Бу хакта Алиса Казьмина Интернет челтәрендә язган.
"Мин ямаш шеш белән көрәшәм. Инде ике операция булды. Бөтен тәнем авырта, бернинди дарулар да ярдәм итми дип әйтергә була. Мине гаиләдән ирне алып киткән өчен сихырладылар бугай", - дип язган ул социаль челтәрләрдә.
Мәгълүм булуынча, Алиса янына футболчы Андрей Аршавин йөкле хатын Юлия Барановскаяны ташлап китә. Нәкъ шушы вакыйгадан соң хатында куркыныч авыру табыла да. Хатынның подписчиклары да, сине кеше тормышына кайгы китергән өчен сихырлаганнар, ди.
Фото: Правда ру сайтыннан