-1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
15 гыйнвар 2021, 14:30

"Монда кем генә укыр икән?.."

"Дом 2" телетапшыруы студиясе урынында югары уку йорты ачарга уйлыйлар.

"Дом 2" телетапшыруы студиясе урынында югары уку йорты ачарга уйлыйлар.

Бу хакта Мәскәү мэриясе хәбәр итә. Әлеге вакытта анда телетапшыруны төшерүчеләр җиһазларны җыя. 20 гыйнварга алар бу урынны бушатырга тиеш. Биредә яңа югары уку йорты төзергә планлаштыралар.

Бу мәгълүмат Интернетта утыручыларны гаҗәпләндерде. Алар уйлавынча, бу урында яңа уку йорты төзергә ярамый, чөнки яшьләр укырга килмәячәк.

"Монда кем генә укыр икән?", "Бу бит икенче Чернобыль урыны...", "Дом-2 коточкыч тапшыру булды, мин баламны анда укырга бирмәячәкмен...", дип язалар социаль челтәрләрдә.

Фото: Правда ру сайтыннан
Читайте нас: