-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
18 гыйнвар 2021, 14:15

Бер миллион сумга футболка сатып алган

Ул алтыннан эшләнгән микәнни?

Ул алтыннан эшләнгән микәнни?

"Зенит" футбол клубы баш тренеры Сергей Семакның хатыны Анна Бөек Британядә бер миллион сумга футболка сатып алуы турында сөйли.

- "Ливерпуль" футбол клубы кибетенә кердем. Кассада миңа сувенирлар һәм төрле бизәнгечләр алырга тәкътим иттеләр. Миңа эш арасында дөньяда иң яхшы уенчыларның берсе - Мохамед Салах автографы булган футболка күрсәттеләр. Бу Сергейга яхшы бүләк булыр дип уйладым, чөнки ул - «Ливерпуль» фанаты. Мин ни өчендер ул вакытта сум белән түгел, фунт акчасы белән түләгәнемне онытканмын. Алдым. Арытаба таксида мин үземне тыныч тоймадым.

Өйдә мин банктагы счетның торышын тикшердем һәм барлык акчаларның да каядыр югалуын аңладым. Алар футболка өчен киткән икән. Якынча бер миллион сум. Төнлә йоклый алмадым. Аллаһка шөкер, икенче көнне футболканы кирегә алдылар һәм акчаны кайтардылар. Чит илдә сак булыгыз, дусларым, - дип сөйләгән журналистарга.

Фото: "Вконтакте"дагы "РПЛ" төркеменнән.
Читайте нас: