+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2021, 12:45

Грачевский байлыгын кемгә калдырган?

Аның элекке хатыны да үз өлешен алмакчы, диләр.

Аның элекке хатыны да үз өлешен алмакчы, диләр.

Танылган Русия режиссеры Борис Грачевский 14 гыйнварда 72нче яшендә вафат булды. Үз байлыгын ул хатынына һәм кечкенә улына калдырган.

Екатерина Белоцерковская һәм Филипп - "Ералаш" балалар киножурналын булдыручыларның берсе Борис Грачевскийның байлыгының бердәнбер варислары. Журналистлар сүзләренә караганда, васыятьне режиссер узган елда ук төзегән.

Васыять төзегәндә мондый ашыгычлык Грачевскийның элекке хатыны ниндидер "фокуслар" чыгарып ташларга мөмкин дигән шиккә бәйле булган. Мәгълүм булуынча, Грачевскийның, Мәскәүдән ерак түгел урнашкан коттедж һәм башкаладагы фатирын да кертеп, бөтен мөлкәте хатыны белән улына күчкән.

Режиссер соңгы айларда үлем алдыннан үзен төрлечә хис иткән. Бер көнне үзен яхшырак тойса, икенче көнне үлем хәлендә булган.

Фото: Рен тв сайтыннан
Читайте нас: