-26 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
22 гыйнвар 2021, 17:20

Ленин яши...

Бөек юлбашчының Уфадагы йорт-музеена – 80 ел.

Бөек юлбашчының Уфадагы йорт-музеена – 80 ел.

Владимир Ильич Ленинның Уфадагы йорт-музее 1941 елның 21 гыйнварында ачыла. 1924 елның маенда РКП(б)ның ХIII съездында Ленин белән бәйле урыннарны мәңгеләштерү турында карар кабул ителә. Бөтен илдәге кебек үк, Уфада да бу юнәлештә эшләр башлана. Проект 1938 елның апрелендә әзер була. Эшләр 1938-41 елларда Н. К. Крупская күзәтүе астында башкарыла.

Билгеле булуынча, Владимир Ильич Ленин Уфага ике тапкыр — 1900 елның февраль һәм июнь айларында килә. Икенче килгәндә хатыны Надежда Константиновна Крупская Уфада Жандарм (хәзер Крупская) һәм Төрмә (хәзер Достоевский) урамнары почмагында урнашкан чарлаклы йортта вакытлыча яшәргә бүлмә ала. Монда Ленин өч атна диярлек яши. Бу йортта ул 1900 елның җәендә Уфа социал-демократлары белән мөһим очрашулар да үткәрә. Крупская Уфа губернасында 13 ай яши һәм 1901 елда ул моннан китә. Ул яшәгән йортка берничә тапкыр реконструкция ясала, бинаның фасады алышына, әмма йорт шул ук урында, шул ук нигездә кала.
Әлбәттә, моннан күп еллар элек Чоглоковлар утары да күпкә зуррак булган. Сакланган документлар нигезендә шуны ачыкларга мөмкин: Прасковья Ивановна һәм Петр Николаевич Чоглоковлар йорты 1860-69 елларда төзелгән. Утарда, агачтан төзелгән чарлаклы йорттан тыш, ат абзары, баз һәм мунча да булган.
1912 елда Прасковья Ивановна йортны барлык корылмалары белән Уфа дворяны, Владимир Алексеевич Языков­ка сата. Йортның револю­циядән соң язмышы шәһәр-дәге күп кенә башка йортларныкы кебек үк. Шәһәр казнасына күчеп, ул күпфатирлы торак бина статусы ала. 1922 елда анда 3 гаилә яши. Ул капиталь ремонт таләп итә торган йорт буларак билгеләнә.
1936 елның җәендә, шәһәр Советы элекке Чоглоковлар йортын реставрацияләү турында карар кабул итәр алдыннан, компетентлы комиссия бинага җентекле тикшерү үткәрә. 1938 елда ВКП(б)ның Башкорт өлкә комитеты бюросы утырышында бу йортта В. И. Ленин музее ачу турында карар кабул ителә. 1939-40 елларда анда реставрация эшләре алып барыла. Музей сыйфатында йорт 1941 елның гыйнварында үз ишекләрен ача.
Тиздән Бөек Ватан сугышы башлана. Уфада сугыш вакытында эшләгән бердәнбер музей — В.И. Ленин йорт-музее була. Биредәге хезмәткәрләр һәр килүчедә җиңүгә ышаныч ны арттыра, ныгыта. 1941-45 елларда музейга 4 меңнән артык кеше килә. Госпиталь­ләрдә дәваланучы яралы сугышчылар һәм командирлар В. И. Ленин йорт-музеена, һич­шик­сез, бөек юлбашчыны искә алырга килә. Яраланган су­гыш­­чылар һәм командирлар төркеме исеменнән лейтенант Попов 1942 елның 18 авгус-тында шундый язу калдыра: “Госпитальдән чыккач, без янә явыз дошманны тар-мар итүгә кушылачакбыз, туган җире­безне азат итәчәк­без, Бөек Ленин җитәкчеле­гендә әтилә­ребез һәм өлкән абыйларыбыз яулап алган бәхетле тормышыбызны сакларбыз”.
Музейның беренче директоры Ш. Хәнәфин була. 1943 ел­­дан алып, кырык елдан артык музейны Хәят Әхмәтова җитәкли.
1945 елның 22 апрелендә йорт-музей фасадында В. И. Ленин барельефы белән бронза мемориаль такта куела. Аның скульпторы — Салават Юлаев һәйкәле авторы Сос­ланбәк Тавасиев.
Берничә дистә ел дәва­мында йорт-музейда республика укучыларын пионерлар сафына кабул итү оештырыла. Егетләр һәм кызлар биредә ветераннар кулыннан комсомол билетлары ала. Күп еллар дәвамында музей залларында революция ветераннары, пионерлар һәм комсомоллар кизү тора.
1982 елда В. И. Ленин йорт-музее янында мемориаль зона төзелә: шәһәрнең тарихи йөзе, ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башындагы торак йортлар һәм ихата корылмалары булган урамнар өлешчә тергезелә. 1994 елдан мемориаль зонада Башкортстан халыклары этнография музее урнаша. 2006 елдан музей Башкортстан Республикасы Уфа шәһәре “В. И. Ленин йорт-музее” муниципаль бюджет учреждениесенә әве-релә.
Владимир Ильич Ленин һәм Надежда Константиновна Крупская 1900 елда яшәгән йорт федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты булып тора. Музей фондларында Надежда Константиновнаның шәхси әйберләре саклана.
Н. К. Крупскаяның сәгате кыйм­мәтле экспонат булып тора. Ул аны 1938 елда А. И. Крылов аша тапшыра. Шулай ук экс­кур­cиягә килүчеләр ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башындагы көнкүреш әйберләрен дә күрә ала.
Музейның төп экспозициясе В. И. Ленин һәм Н. К. Круп­ская­ның 1900 елда Уфада булуына, урындагы социал-демократлар белән очрашуына һәм “Искра” гәзитенең беренче терәк пунктын булдыруга багышлана. Музей фондлары ел саен тулылана, бүгенге көндә аларда 7 меңнән артык экспонат исәпләнә.
Йорт-музейның беренче залы Уфага Владимир Ильич Ленин һәм Надежда Константиновна Крупскаяның Уфага килүенә һәм аларның “Искра” гәзите саннарын әзерләү буенча эшчәнлегенә багышланган. Шулай ук Владимир Ильич Ленин тормышы һәм эшчән­ле­ге турында документлар, китаплар, картиналар тәкъдим ителә, йортның чарлагында Н. К. Крупская истәлекләре буенча тергезел­гән мемориаль бүлмәләр урнашкан.
“Соңгы вакытта Ленинны белүчеләр, аның белән кызыксынучылар бармы?” — ди­гән сорауга, мин йорт-музейга барган көнне экскурсия үткәр-гән фондның баш саклаучысы Гөлчәчәк Миңнега­лиева болай җавап бирде:
— Владимир Ильич Ле­нин­ның йорт-музеена сукмак бервакытта да суынмады. Бездән кеше өзелгәне юк. Төрле катлам кешеләре килеп тора. Яшьләр дә, мәктәп уку­чылары да еш кунак була. Бүген “Яңа ел чыршысы ретро-уенчыклары” дип аталган күргәзмә эшли. Икенче катта урнашкан бүлмәләрдә төрле видео-сюжетлар, кинога тө­шәр­гә килү­челәр дә бар. Ел саен музейда дистәләгән күргәзмәләр, чаралар үткәрелә, “түгәрәк өс­тәл”­ләр оештырыла, хезмәт­кәрләр фәнни-тикшеренү эш­чәнлеге алып бара.


Владимир Ильич Ленинның исемен, аның кем булуын СССРда белмәгән кеше юк иде. Шәхсән мин үзем Ленин сүзен бик иртә ишеткәнмендер дип уйлыйм. Чөнки күңел түрендә әле дә сакланган беренче шигырь юллары да Ленинга багышланган. Миңа аны телем ачылгач та, нәнәем ятлаткан. Менә ул дүртьюллык:
Ленин бабай чәч алдырган,
Маңгай чәчен калдырган.
Үзе үлсә дә безгә
Юллар сызып калдырган.
Нәнәемнән аның кем булуын, нигә маңгай чәчен калдырганын кат-кат сораганым хәтеремдә.
Мәктәпкә укырга барганда Ленинның кем икәнлеген бик яхшы белә идем инде. Беренче сыйныфта укыганда, хәреф танып, язарга өйрәнгәч, укытучыбыз Фәнзия апаның сыйныфтагы унтугыз укучыны да такта янына чыгарып, һәрберебездән “Ленин” сүзен яздырып караганы әле булса күз алдында.
Башлангыч сыйныфта укыганда октябрят булып, кечкенә Володяның сурәте төшерелгән значок тагып йөрү дә үзе бер горурлык хисе тудыра иде.
13-14 яшьләр тирәсендә республика дәрәҗәсендәге рәсем конкурсында җиңгән өчен бүләк алырга Уфага килгәч, Ленин йорт-музеена эксурсиягә бардык. Ул мизгел ниндидер бер тантаналы вакыйга булып истә калган.
Беренче тапкыр Мәскәүгә баргач, Кызыл мәйдандагы Ленин мавзолеена ярты көн чиратта басып торып, бөек юлбашчыны күрергә насыйп булгач, күңелдә туган икеле уй-хисләр, сораулар (Бу чын кеше микән, аны ничек саклыйлар?) туганын да бик яхшы хәтерлим.
Ленин музеена шуларны искә төшереп бардым һәм күңелемдә бүген Ленинны хәтер­лиләр микән, дигән сорау туды. Юлымда очраган берничә кешегә шушы сорау белән мөрә­җагать иттем.
Кадыйр, 40 яшь (ул Төркия кешесе булып чыкты): “Ленин — ул сезнең илнең президенты кебек кеше булган”.
Ләйсән, 35 яшь: “Ленин — сәясәтче”.
Гөлназ белән Алина, 17 яшь: “Ленинның исемен ишетеп беләбез”. (Кызлар икесе дә аның кемлеген әйтә алмады).
Таңсылу, 22 яшь: “Ленин — революционер”.
Татьяна, 18 яшь: “Ленин — ул бөек революционер булган”.
Тарих — ул безнең үткәннәр генә түгел, ул безнең киләчәк тә. Ничек кенә булмасын, мәкаләмне “Ленин – яшәгән, Ленин — яши, Ленин — яшәячәк” дигән сүзләр белән тәмам­лыйсы килә.

Тупланманы Зөһрә ИСЛАМОВА
әзерләде.


Читайте нас в