1. Ябыгырга теләүчеләр шикәрне балга алыштырсын. Ә шикәр тиз симертүне яхшы беләбез.
2. Шикәр чире белән интегүчеләр бал ашый ала. Әлбәттә, күләменә дә игътибар итегез.
3. Бал тынычландыра. Йоклар алыннан бер стакан суга бер калак бал болгатып эчегез.
4. Бал вирусларга каршы тора ала. Авырганда аеруча балга игътибар күп булырга тиеш.
5. Ашказаны, эчәк авыруларыннан да файдалы ул.
6. Бал организмның картаюына каршы тора, шуңа да косметологлар да аны еш куллана.