-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
24 гыйнвар 2021, 20:05

Тиматидан миллион алган әбиләр ни хәлдә?

Былтыр Уфаның Михайловка авылы әбиләре Тиматиның челленджында катнашып, бөтен илгә танылды.

Былтыр Уфаның Михайловка авылы әбиләре Тиматиның челленджында катнашып, бөтен илгә танылды.

Музыкант «Мин джипта барам» трегына иң кызыклы видео төшерүчеләргә миллион сум бүләк итәчәген белдерде. Ул чакта Башкортстан әбиләре, җырчыны шаккатырып, кыйммәтле призга лаек булды.

Хәзер исә иҗади коллективта катнашучылар үзләре дә бүләкләр тарата. БСТ хәбәр иткәнчә, "Михайловка әбиләре" Уфада өлкәннәр өчен пансионатка көнкүреш техникасы тапшырган. Учреждение җитәкчелеге сүзләренә караганда, бүләкләр бик урынлы булган.

- Кер юу машинасы, суыткыч бүләк иттек һәм өлкәннәргә ярдәм итә алуыбызга бик шатбыз. Аларга яхшы, уңайлы булсын һәм алар озаграк яшәсеннәр, - дип белдерде журналистларга коллективта катнашучы Валентина Георгиева.

Фото: кп.ру


Читайте нас: