+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 гыйнвар 2021, 17:15

"Алкаш хатын..."

Җырчы, телетапшырулар алып баручы Ольга Бузова эчкечелеккә бирелгән, диләр.

Җырчы, телетапшырулар алып баручы Ольга Бузова эчкечелеккә бирелгән, диләр.

Күптән түгел Бузова үзенең "Инстаграм" сәхифәсендә егете, җырчы, блогер Давид Манукян белән аерылышуы турында язма бастырды. Аның сүзләренә караганда, Давид аны тукмаган, җәфалаган. Һәм ул, аны яратса да, аның белән яши алмавын белдергән.

Давид та бу хәл турында үзенең фикерен белдерде. Ул әлеге хәлгә тыныч карарга киңәш итә һәм, мондый хәлләр тормышта еш була, ди. Әмма ул кул күтәрмәгәнлеген һәм бу аерылуны авыр кичерүен әйтә.

Бузованың сүзләренә карата, Давидның әнисе дә үз фикерен белдергән.

- Ул - алкаш хатын. Аерылышу турында бит үл исерек килеш әйткән. Көн дә эчә ул. Аны элекке ире дә шуның өчен тукмаган. Ә минем улым хатын-кызларга кул күтәрми, - ди ул.

Моңа кадәр дә Бузованың спиртлы эчемлекләр белән мавыгуы турында хәбәр бар иде. Әлеге вакытта Интернетта, егете белән аерылышкач, җырчы тагын да күбрәк эчә башлаган, дигән мәгълүмат чыккан.

Әлеге вакытта Русия эстрадасында бу парның таркалуы иң мөһим яңалыкларның берсе булып тора. Чөнки моңа кадәр, Бузова белән Давид арасында мәхәббәт юк, алар контракт буенча гына бергә яши, дигән фикер йөрде. Алар шундый мөнәсәбәтләре белән зур популярлык җыйды. Әлеге аерылышу нәтиҗәсендә дә "йолдыз"ларны интервью бирергә күп тапшыруларга чакыралар. Димәк, шулай итеп, аларның популярлыгы янә арта.

Бәлки, чыннан да, бу мәхәббәт булмагандыр да...

Фото: Ольга Бузованың сәхифәсеннән
Читайте нас: