Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
25 гыйнвар 2021, 16:15

"Берсе үлсә дә, балаларым икәү..."

"ВКонтакте" социаль челтәрендәге бер төркемдә блогер хатын куркыныч авырудан соң баласын югатуы турында язма бастырган һәм күпләрне гаҗәпләндергән.


"ВКонтакте" социаль челтәрендәге бер төркемдә блогер хатын куркыныч авырудан соң баласын югатуы турында язма бастырган һәм күпләрне гаҗәпләндергән.

Хатын әйтүенчә, блогерлык аның гомерен саклап кала алган.

"Мин авырга калгач та табиблар баланың куркыныч авыру белән туачагы турында белдерде. Әмма мин аларга ышанырга теләмәдем һәм кыз бала таптым. Әйе, бала чирле туды, әмма ул - уникаль кыз. 8 айдан соң балам үлде. Мин тормышның мәгънәсен югалттым. Үләсем килә иде.

Бер көнне "Инстаграм"да тормыштагы булган хәлне яздым һәм бу хәл күп хатын-кыз тормышында чагылыш тапты. Аралаша башладык һәм күңелгә җиңеллек килде. Ике елдан соң янә авырга калдым һәм икенче кызым туды. Монысы сәламәт.

Бүген минем сәхифәмне 100 меңнән артык кеше укый. Алар еш кына миннән: "Сезнең ничә балагыз бар?" - дип сорый. Мин һәрвакыт "Икәү" дип җавап бирәм. Чөнки минем чыннан ике балам бар: берсе минем янда яшәсә, икенчесе оҗмахта, безне көтә. Һәм икенче кызыма да һәрвакыт апасы турында сөйлим. Ул аның турында белергә тиеш", - дип язган ул.

Фото: sunhome.ru сайтыннан.
Читайте нас в