0 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
2 февраль 2021, 15:22

Фатир сатып алган, ә анда... мәет

"Бәхет нәрсәдә?" дигән сорауга яшьләрнең кайберсе, уенын-чынын кушып: "Квадрат метрларда!" дип җавап бирә. Моңа әллә ни гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки үз торагың булу - бүген, чынлап та, зур бәхет. Тик менә фатир сатып алганда аны ныклап карап чыгу кирәк, югыйсә, анда чәчләр үрә торырлык әйберләр табылуы да бар. Мисал өчен, бер ханым яңа гына сатып алган торагында... мәет тапкан.

Бу җанөшеткеч хәбәр белән РЕН ТВ каналы бүлешә. Приморьеда яшәүче 40 яшьлек ханым Новошахтинский бистәсендә фатир сатып ала. Әйберләрен урнаштырганда ул фатирда элекке хуҗасыннан калган юрган таба, ә аның эченә... ир кеше мәете төрелгән була.

Фатирлы булу шатлыгы кул белән сыпырып алган кебек югала, әлбәттә. Ханым полиция чакырта. Хокук сакчылары тикшерү барышында шуны ачыклый: әле күптән түгел генә бу фатирда җинаять кылынган. Анда, шулай ук, кипкән кан эзләре калган балта һәм чүкеч тә табыла.

Үтерүчене озак эзләргә туры килми, полиция аны кулга ала. 55 яшьлек ир үзенең гаебен тулысынча таный.
Ә менә җинаять кылынган фатирны сатып алучы, анда тыныч кына яши алырмынмы икән, дип борчыла.

Фото: vvibor.ru
Читайте нас: