+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 февраль 2021, 16:12

Атнасына дүрт көн генә эшләүгә каршы түгелсезме?

Эш атнасын дүрт көнгә калдыру темасы былтыр күтәрелгән иде инде, тик бу җәһәттән анык карарлар кабул ителмәде. Быел Хәвефсезлек Советы рәисе Дмитрий Медведев аны тагын җанландырып җибәрде. Аның фикеренчә, пандемия чорында бу яңалыкны тормышыбызга кертү начар булмас.

Әлеге уңайдан Superjob сервисы махсус сораштыру үткәргән һәм шул ачыкланган: ватандашларыбызның яртысы диярлек - 48 проценты дүрт көнлек эш атнасы идеясен хуплаган.
Сораштыру нәтиҗәләре буенча мондый эш режимын илебез предприятиеләренең 4 процентында инде чынга ашырулары да билгеле булган. Бу яңалыкны тагын да предприятиеләрнең 13 проценты үз эшчәнлегендә кулланырга әзерлеген белдергән.
Былтыр пандемия аеруча котырынган чорда илебездә һәр йөзенче компания кыскартылган эш атнасы керткән, тик арытаба гадәти режимга кайткан. Ә менә сораштыруда катнашкан русиялеләрнең 70 проценты элек биш көндә башкарган хезмәт күләмен без дүрт көн эчендә дә эшләп өлгерәбез дип белдергән.
Сораштыру 1 февральдә үткәрелгән. Аның кысаларында илебезнең төрле тарафларыннан 300 җитәкче, 1600 хезмәткәр үз фикерен әйткән.
Ә сез бу җәһәттән ни уйлыйсыз, дуслар?

Фото: intercity-tlt.ru
Читайте нас: