-10 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 февраль 2021, 16:10

"Мин гади кешедән йолдызга әйләндем..."

Телетапшырулар алып баручы Ксения Бородина аз хезмәт хакы алучыларны тәнкыйтьләгән.

Телетапшырулар алып баручы Ксения Бородина аз хезмәт хакы алучыларны тәнкыйтьләгән.

Ксения Бородина Instagram сәхифәсендә аз хезмәт хакы алучыларны тәнкыйтьләгән. Алар үзләре шундый эшне сайлаган, дип белдергән.

"Әгәр сезнең хезмәт хакы 20 мең булса, мин сезгә аны бирүче түгел. Сез аны үзегез өчен сайлагансыз. Бер дә күп акча китерә торган һөнәрне сайламагансыз бит. Чөнки анда эшләргә кирәк", - дип язган ул.

Бородина финанс проблемаларын хәл итәргә теләүчеләргә һөнәр алыштырырга яки башка квалификация алу буенча курслар узарга киңәш иткән. Телетапшырулар алып баручысы үрнәк сыйфатында үз тормышын китергән, аның даими рәвештә эшләвен һәм үсүен ассызыклаган. Аның сүзләренә караганда, ул: "Гади кешедән йолдызга әйләнгән".

Аның сәхифәсенә язылучылар арасында фикерләр аерылган. Кемдер Бородина сүзләрен мотивлаштыручы дип саный. Шул ук вакытта күпләр аның позициясе белән килешмәгән һәм пост өчен тәнкыйтьләгән.

Фото: РИА Новости
Читайте нас: