Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
3 февраль 2021, 13:50

Плющенконың улына суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән

Балага ни булган?

Балага ни булган?

Мәскәү шәһәр адвокатлар коллегиясе рәисе Анна Бутырина ике тапкыр Олимпия чемпионы Евгений Плющенко белән музыкаль продюсер Яна Рудковскаяның улы Александрга суд-психиатрия экспертизасы билгеләнгән, дип белдерде.

Элегрәк киңкүләм мәгълүмат чаралары сигез яшьлек Александр Плющенконың Аспергер синдромы белән авыруы турында материал бастырган иде. Соңрак билгеле булганча, мәкалә аркасында бала психотравма алган. Язма чыккач, Рудковская материал авторларын судка биргән.

Бутырина 22 гыйнварда зыян күрүче яктан сорау алу узды, дип белдерде, анда Рудковская улының кичерешләре турында сөйләгән.

- 28 гыйнварга Сашага җинаять эше кысаларында суд-психиатрия экспертизасы билгеләнде. Яна, барлык борчылуларына карамастан, Сашаның тикшерүчеләргә ярдәм итү өчен чираттагы газапларга әзер булуын белдерде, - дип Бутыринаның сүзләрен китерә Sport24 басмасы.

Фото: socnews.net сайтыннан.
Читайте нас в