+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 февраль 2021, 13:45

Балаларга шул тюбингларны алмагыз әле!

Тюбинг белән каядыр барып бәрелү ДТПны хәтерләтә, ди белгечләр...

Күптән түгел Тикшерү комитеты статистиканы тәкъдим итте: гыйнвар аеның берничә көнендә генә дә Русиядә тюбингларда шуу аркасында 19 кеше җитди зыян күргән яки үлгән (аларны "ватрушка", "плюшка", "бублики" дип тә атыйлар). Новосибирскидан зыян күрүчеләр арасында җитди җәрәхәтләр алган малай умыртка сөяген шул рәвешле сындырган. Мондый хәлләр Башкортстанда да очрый. Без тюбингларда шууның нәрсә белән куркыныч булуын һәм имгәнүләрне булдырмый калу мөмкинме-юкмы икәнлекне ачыкладык.
Тюбингларда шуу ике төрле генә куркыныч тудыра, ләкин нәкъ менә алар күпсанлы җәрәхәтләргә сәбәпче була. Беренчедән, «ватрушка» зур тизлек ала, икенчедән, чанадан, чаңгыдан яисә сноубордтан аермалы буларак, аның белән идарә итеп булмый.
- Мин тюбингларда шууга катгый рәвештә каршы, - ди травматолог Алексей Баженов. - «Ватрушка» кар өстеннән бик җиңел шуа һәм гаять зур тизлек ала. Бу вакытта кеше хәрәкәт юнәлешен контрольдә тота алмый. Кешегә имгәнер өчен сәгатенә 20-30 километр тизлек тә җитә. Әгәр бу тизлектә кеше агач, яки башка киртә белән очрашса, һәлак булырга да мөмкин.
Травматолог-ортопед Илья Стаценко, кеше имгәнә ала торган берничә вариант бар, ди. Мәсәлән, юлда бер түмгәк очраса, тюбинг җиңел булганлыктан, кеше бик нык сикерә. Бу вакытта умыртка яисә оча сөяге бик нык җәрәхәтләнә.
Тюбингларда балаларны шудыру аеруча хәвефле. Аларның гәүдә авырлыгы җиңел булганлыктан, тюбинг тиз арада зур тизлек ала. Ә аның кайсы якка "очып" китәчәген беркем дә фаразлый алмый.
Фото: forsport.pro
Читайте нас: