+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 февраль 2021, 18:00

Ни өчен коронавирус кайбер кешеләргә йокмый?

Галимнәр берничә версияне әйткән.

Медицина фәннәре кандидаты, РУДН йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский кайбер кешеләрнең ни өчен коронавируска бирешмәве турында сөйләгән.
Белгеч билгеләп үткәнчә, әлегә моның турында ныклап сөйләргә иртәрәк, бу сорау фәнни дискуссия этабында. Ләкин галимнәр берничә версия тәкъдим иткән. Аларның берсе - башка коронавируслар китереп чыгарган икенче авыру, ягъни өстәмә иммунитет булу.
Вирус инфекциясенең анамнезда булуы башка версия булып тора, шуның нәтиҗәсендә кешенең интерферон дәрәҗәсе арткан. Күп микъдарда саклагыч аксымнар эшләп чыгарылса, вируслы инфекцияләргә җайлашу кими. Өченче версия - вирусның лайлалы сулыш юллары дәрәҗәсенә үтеп керүенә комачаулый торган иммун комплексларының булуын күздә тотыла.
Пандемия вакытында һәркем бу авыру белән чирләп чыгачак, дигән имеш-мимешләр дә таралган иде. Димәк, бу хәбәрләрнең дә буш сүз булуы бар.
Фото: u-f.ru
Читайте нас: