+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
4 февраль 2021, 13:55

Яратыгыз!

Әйдәгез бүген мәхәббәт турында сөйләшәбез!

Яратыгыз!
Кызлар! Әйдәгез бүген мәхәббәт турында сөйләшәбез! Сезнең тормышта бу матур хис булдымы? “Мин мәхәббәткә ышанмыйм!” диючеләр бармы арагызда? Ә, бәлки, “Мәхәббәт ул газап кына китерә...” дип уйлаучылар да бардыр. “Мәхәббәт ул – бәхет! Дөньядагы иң матур хис, аннан башка яшәү мөмкин түгел!” дип ышанганнар барлыгына да шик юк.
Бармы соң ул мәхәббәт? Яшьлеккә генә хасмы ул? Әллә инде бу хис мәңгелек, чәчләргә чал кергәч тә югалмыймы? Ә сез бу хакта ни диярсез, яшьлекләре инде артта калган ханымнар, апалар? Фикерләрегезне языгыз әле. Бәлки, сөйләшүгә ир-егетләр дә кушылыр?
Дөнья яралганнан башлап булган һәм булачак мәңгелек тема ул - мәхәббәт. Кемнәргәдер ул канатлар куя, батырлыкларга илһамландыра, кемнәрнедер газапларга сала... Мәхәббәт бар җирдә сөенеч-шатлыклар, елмаюлар да, кызганычка каршы, хыянәт, ялгышулар, үкенүләр, күз яшьләре дә бар шул...
Ә шулай да һәркемгә татырга язсын бу хисне! Барлык дусларыбызга матур, җаваплы мәхәббәт телибез!
Бу уңайдан бер шигырь.
Яратыгыз хатын-кызны!
Тик бер назлы, җылы сүздән
Җаны эрер...
Яратыгыз хатын-кызны –
Тау күчерер!
Рәнҗетмәгез хатын-кызны –
Утка керер!
Назлы гөлдән каты ташка
Әверелер...
Кирәк булса, таш булыр ул,
Кирәксә – гөл.
Гөл кирәксә, хатын-кызның
Кадерен бел...
Таш итмәгез аның нечкә
Күңелләрен!
Ул бит бөркет итә белә
Үз тиңнәрен!
Алтын ясый өлештәге
Көмешеннән.
Тик билгесез, кемнәр тия
Өлешенә...
Булсын, дисәң, тугры иптәш,
Назлы хатын,
Белү кирәк, санлау кирәк
Аның хакын.
Һәр бөек ир артында бит -
Бөек хатын...
Ләйсән Якупова.
Фото: sunhome.ru
Читайте нас: