+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
5 февраль 2021, 13:45

"Акчамның тиенен дә бирергә җыенмыйм..."

Ксения Собчак ире Константин Богомолов белән никах килешүе төзегән икән.

Ксения Собчак ире Константин Богомолов белән никах килешүе төзегән икән.

Собчак белдерүенчә, ул яхшы акча эшли. "Forbes" журналы мәгълүматы буенча, аның еллык кереме 4,4 миллон доллар тәшкил итә.

Мондый керем алу өчен журналистка үзенә күп эшләргә туры килүенә зарлана. Собчак инвестицияләр белән шөгыльләнә, шулай ук YouTube һәм Instagram да яхшы гына акча эшли.

- Байлык һәрвакыт аз ул. Кешедә күпме генә булмасын, ул мәңге канәгать түгел, күбрәк тели. Үземне бай кеше дип саныйм. Мин балачакта хыялланган суммаларга ирештем. Акчам бар, ләкин мин тагын да күбрәк акча эшләргә телим, - дип аңлаткан Ксения Собчак.

Собчак белдергәнчә, ире Константин Богомолов белән аерым бюджеты бар.

- Ирем дә акчаны яхшы эшли. Без өйләнешкәндә "брачный договор" төзедек. Акчамның тиенен дә бирергә җыенмыйм, - дип шаярып сөйләгән ул журналистларга.

Фото: Правда ру


Читайте нас: